Авылда эш бетмәс

2009 елның 27 мае, чәршәмбе
Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты "яшь" эшмәкәрләр арасында игълан ителгән бәйгегә нәтиҗәләр ясаган. Конкурска барлыгы 230 гариза килгән. Нәтиҗәдә шуларның 95е җиңүче дип табылган. Аларның һәркайсына 300 мең сум акча биреләчәк. Бәйгедә нигездә авылда яшәүчеләр катнашкан. Бигрәк тә Чүпрәле, Кукмара, Балык Бистәсе, Бөгелмә районнарыннан гаризалар күп килгән. Авыл халкы төрледән-төрле табыш алу юллары тәкъдим иткән. Арада инкубатор сатып алып күркә үстерергә теләүчеләр, халыктан кәҗә сөте җыюны җайга салырга ниятләүчеләр, хәтта яшелчә консервлау белән шөгыльләнергә хыялланучылар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International