"HeliRussia-2009" күргәзмәсендә "Ансат" вертолеты очыш вакытында тәкъдим ителде

2009 елның 26 мае, сишәмбе
Казан вертолет заводы делегациясенең вертолет индустриясенең "HeliRussia-2009" II халыкара күргәзмәсендә катнашу нәтиҗәләре турында 26 майда "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Казан вертолет заводы генераль директорының тышкы икътисади элемтәләр буенча урынбасары Валерий Пашко сөйләде.

Күргәзмә узган атна ахырында Мәскәүдә узды. Казан вертолет заводы "Россия вертолетлары" холдингының берләштерелгән стенды составында катнашты. Казан заводы Ми-8/Ми-17, "Ансат" вертолетларын, шулай ук Ми-38 и "Актай"ны тәкъдим итте.

Без "Ансат" вертолетын стендта гына түгел, ә очыш вакытында да күрсәттек. Вертолет күргәзмәгә 22 майда килеп җитте. Күргәзмәдә катнашучылар вертолетка соклану хисләрен белдерделәр. Стендта тәкъдим ителгән икенче вертолетны да күргәзмәдә катнашучылар кызыксыну белән карады. Күргәзмә нәтиҗәләре буенча Казан вертолет заводына яңа эшлекле тәкъдимнәр ясалды", - диде Валерий Пашко.

Валерий Пашко шулай ук Казан вертолет заводы Һиндстанга 80 Ми-17В-5 вертолетын җибәрәчәк, дип хәбәр итте. "Килешү имзаланды һәм киләсе елда без Һиндстанга вертолетлар җибәрә башлыйбыз", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International