Биектау районында Россиядә иң зур заводларның берсе булган кирпеч заводы ачылды

2009 елның 26 мае, сишәмбе

26 май көнне Татарстанның Биектау районында Россиядә иң зур заводларның берсе булган кирпеч заводы ачылды. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кирпеч заводын ачу тантанасында катнашты.

Республика Илбашы яңа заводны карады, керамик кирпеч һәм плитка җитештерү технологиясе белән танышты. Казаннан 40 км ераклыкта Коркачык бистәсендә урнашкан яңа предприятие 2006 елда "Винербергер" (Австрия) компаниясе һәм Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы тарафыннан төзелә башлаган иде.

Чит ил инвесторының дөньяви кризиска карамастан, Татарстандагы инвестиция проектын вакытында тәмамлавын да билгеләп үтәргә кирәк. Предприятие төзелешенә 1,5 миллиард сумнан артык сарыф ителгән. Заводның бер елда 150 миллион кирпеч җитештерәчәген исәпкә алсак, ул Россиядә иң зур заводларның берсе булып тора. Коркачыктагы яңа производствоның 78 хезмәткәре Татарстан һәм күрше төбәк базарлары өчен югары сыйфатлы керамик блоклар чыгарачак.

"Винербергер" заводын ачу Биектау районы өчен генә түгел, ә республиканың барлык төзелеш комплексы өчен зур вакыйга булып тора", - дип билгеләп үтте заводны ачу тантанасында Минтимер Шәймиев.

ТР Президенты яңа кирпеч заводы сыйфатлы төзелеш материаллары чыгарачак, дип билгеләп үтте. Алар үз чиратларында биналарны проектлау һәм кирпеч салу технологиясен заманча дәрәҗәгә җиткерүне таләп итәчәк. Зур блоклар җылылыкны яхшы саклый. Республика Илбашы яңа төзелеш технологияләренә өйрәтүне оператив оештыру бурычын куйды, сентябрьдә яңа кирпечтән беренче бинаны төзи башларга кирәк.

"Винербергер" компаниясе безгә ышанып биредә завод төзеде, ул безнең төзелешнең нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясаячак. Яңа материалларны тизрәк киң кулланылышка кертергә кирәк", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, кризиска карамастан Татарстанда Россиянең башка төбәкләреннән аермалы буларак, зур күләмле төзелеш дәвам итә. 2013 елдагы Универсиада объектлары төзелеше өчен финанс алды. Торак төзелеше узган ел күләмендә 2 млн. кв. метр булыр дип планлаштырыла. Аның 800 мең кв. метры социаль ипотека программасына туры килә. "Винербергер" компаниясен шундый искиткеч проект белән котлыйм. Без хәзерге һәм киләчәк тормышыбыз файдасына яңа технологияләрне матур һәм нәтиҗәле кулланырга тиеш", - дип котлады кирпеч заводын ачу тантанасына җыелган халыкны ТР Президенты.

"Безнең өчен бик шатлыклы көн", - дип уртаклашты үз хис-кичерешләре белән "Винербергер АГ" компаниясенең вице-президенты Йохан Виндиш. Ул республика җитәкчелегенә проектны гамәлдә куюда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

"Винербергер АГ" җитәкчесе ТР Президентына 1819 елда компаниянең Австрия заводында чыгарылган кирпечләренең берсен бүләк итте. "Бу символик беренче кирпеч безнең озак вакытлы һәм уңышлы хезмәттәшлегебезнең нигезе булачак", - дип белдерде ул. Минтимер Шәймиев бу бүләкне кабул иткәндә, Австрия кирпеченең Татарстан җирендә киләчәге яхшы: бер кирпеч миллионга әйләнәчәк, дип билгеләп үтте. ТР Президенты бу кирпечне Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллинга тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International