Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Мәктәп тәмамлаучылар "Татнефть-Арена"да "Соңгы кыңгырау"ны бәйрәм итте
2009 елның 25 мае, дүшәмбе
Быел Казанның мәктәп һәм гимназияләрен тәмамлап чыгучы егетләр һәм кызлар бүген "Татнефть-Арена" Боз спорт сараенда "Соңгы кыңгырау" бәйрәмен билгеләп үтте.
Нәрсә ул мәктәп һәм ул сиңа нәрсә бирде? Үткән мәктәп елларына борылып карап, Казанның кичәге укучылары мәктәпләрдә төшерелгән видеоязма аша фикер алыша: мәктәп - ул аерым дөнья, кечкенә генә тормыш, уку яшенә җиткән баланың 10-11 ел буена бөртекләп белем туплый, үзе кебекләр арасында дуслар таба торган, беренче тапкыр гашыйк булган, ә укытучылар, бигрәк тә класс җитәкчеләре - көн дәвамында әти-әнине алыштырган, һәр бала өчен борчылып-кайгыртып торган изге урын.
Шәһәрнең 90 нчы гимназиясе директоры Гөлсинә Закирҗанова исә педагоглар исеменнән яшьләрне сәламләп һәм алар тормышындагы мөһим вакыйга белән котлады. "Сезнең алда озакка сузылачак юл башланырга тора, сез - юллар чатында. Юл сайлаганда туры юлны сайлагыз, авыр булса да, гамәлләрегездә бары тик дөреслекне генә үз итегез!" - дип теләде ул.
"Әйе, инде менә олы тормышка ишек ачар вакыт җитте. Барлыгы 6940тан артык укучы, чыгарылыш имтиханнарын тапшыргач, мөстәкыйль юлга аяк басачак. Ун ел буена сез республика, ил күләмендә олимпиадаларда, төрле ярышларда җиңү яулап, безгә зур шатлыклар китердегез. Шуның өчен укытучыларга, ата-аналарга шундый әйбәт яшьләр тәрбияләгән һәм ныклы белем биргән өчен, укучыларга ышанычны аклаган өчен олы рәхмәт белдерәм, - дип сүз башлады Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әлеге бәйрәмдә. - Казан яшьләре, сез иң чибәрләре, иң булганнары! Тырышыгыз, мөмкинлекләрегез зур - алда зур тормыш, һәм аның ямьле, уңышлы үтүе сездән тора. Парталардан сез укытучылар, дусларыгыз мәхәббәтен үзегез белән алып китәсез, иң ныклысы - мәктәп елларында туган дуслык, аны саклагыз, ел саен классларыгыз һәм укытучылар белән очрашырга сүз куешыгыз", - дип киңәш итте ул.
Соңыннан мэр җилкәсенә кунаклап алган 122 нче мәктәпнең 1 нче класс укучысы Алисә Варфоломеева Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырауны чылтыратты. Сәнгать номерлары белән үрелеп барган бәйрәмне "Казан егетләре" төркеме үзенең җырлары белән дәвам иттерде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 25 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз