Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Сафиуллин Бөтендөнья банкы вәкилләре белән очраша
2009 елның 26 мае, сишәмбе
26 майда Федерация Советында "2020 елга кадәр Россиянең озак вакытлы социаль-икътисади үсеше Концепциясе" нигезләмәләрен гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итү турында зур сөйләшү узачак. Анда, аерым алганда, илкүләм инновация системасын төзү, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә аның механизмнарын һәм үсеш инструментларын формалаштыру, инновацияле икътисад өчен кадрлар әзерләү хакында сүз барачак. Фикер алышуларда Федерация Советы, федераль һәм төбәк хакимияте органнары, дәүләт корпорацияләре, эшлекле даирә вәкилләре, илнең танылган галимнәренең катнашуы көтелә. Бу тыңлауларда ТР икътисад министры Марат Сафиуллин да катнашачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Аңа кадәр Мәскәүдә Татарстан министрының Бөтендөнья банкы вәкилләре белән очрашуы планлаштырылган. Аның барышында Татарстанда инновацияле эшчәнлек буенча тикшеренүләр алып бару мөмкинлекләре хакында сөйләшү узачак. Әлеге халыкара оешманың Татарстанга бу чираттагы эшлекле тәкъдиме. Банк инновацияле эшчәнлек һәм стратегик тәкъдимнәр эшләү өлкәләрендә гомуми төбәк сәясәтен формалаштыруда консультация хезмәтләре тәкъдим итә.
Билгеле булганча, республикада инновациянең үсеш перспективалары, бүгенге хәле, проблемалары турындагы мәгълүмат ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән ике документта- 2008-2010 елларга Инновацияле меморандумда һәм Инновацияле эшчәнлек йомгаклары хакындагы дәүләт докладында урын алган. Меморандумда инновацияле эшчәнлекне дәүләт тарафыннан җайга салу системасының макроикътисади ориентирлары күрсәтелә. Аның нигезендә, Татарстанда инновацияле эшчәнлек нәтиҗәләре экспортның гомуми күләмендә югары технологияле продукциянең өлеше белән билгеләнә. Дәүләт доклады исә ел нәтиҗәләре буенча Хөкүмәткә җентекле хисап итеп әзерләнә. Ул инновацион эшчәнлекнең макроикътисади күрсәткечләрен, федераль, республика программаларын эшләү, гамәлгә ашыру йомгакларын, технопарк структурасы эшчәнлегендәге төп нәтиҗәләрне үз эченә ала.
Татарстанда эшләнгән шушы документларны тикшереп, Бөтендөнья банкы экспертлары конкрет чаралар программасын эшләп, республика инновация сәясәтендәге өстенлекле чараларны билгели ала.
МА "Татар-информ", 2009 елның 25 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз