Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Татарстан Иваново өлкәсендә текстиль-сәнәгать кластерын төзүдә катнашачак
2009 елның 20 мае, чәршәмбе
Татарстан Иваново өлкәсендә текстиль-сәнәгать кластеры төзүдә катнашачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында губернатор, Хөкүмәт рәисе Михаил Мень җитәкчелегендәге Иваново делегациясе катнашында узган киңәшмәдә җентекле сөйләшү узды. Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмә Иваново өлкәсендә текстиль сәнәгатен Татарстанның нефть-химия комплексы предприятиеләре белән интеграция нигезендә модернизацияләүгә багышланган иде.
Бүгенге киңәшмә ике төбәк предприятиеләре интеграциясе хакындагы тәүге сөйләшү түгел. Аңа моннан бер ел элек РФ Дәүләт Советының Ивановода Президент Дмитрий Медведев катнашында узган утырышында нигез салынган иде. Билгеле булганча, 2008 елның июнь аенда узган бу утырышта ил башлыгы текстиль сәнәгатен үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләп, бу өлкәгә заман технологияләре кертү, химик җепселләр җитештерү, тармакара кооперация булдыру, чаралар планы эшләү зарурлыгын искәрткән иде. Гомер-гомергә тукыма җитештерүчеләре белән дан казанган Иваново өлкәсе Хөкүмәте төбәктә текстиль-сәнәгать кластеры төзү тәкъдимен кертте. Ул текстиль сәнәгатен нефть-химия предприятиеләре белән интеграциягә нигезләнеп модернизацияләү проекты итеп уйланылган. Нефть, химия комплексы зур үсешкә ирешкән Татарстан бу проектта катнашырга теләк белдерде.
Бүгенге киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Иваново җирлегендә мондый кластерның төзелүен бик өметле юнәлеш дип атады. Аның фикеренчә, Ивановоның техник текстиль җитештерү өчен мөмкинлекләре бик зур, ә Татарстан куәтле нефть-химия төбәге буларак ярдәм итәргә әзер.
Михаил Мень сүзләренә караганда, бүген Россиядә җитештерелә торган киҗе-мамык тукыманың якынча 70 процентын Иваново тәэмин итә. "Куллану базарын анализлау шуны күрсәтә: хәзер анда табигый киҗе-мамык җепселләрдән эшләнгән продукциягә сорау кими бара. Шул ук вакытта полипропилен, полиэфир җепселләрдән эшләнгән материалларга сорау арта", - ди губернатор. Аның сүзләренә караганда, хәзер табигый материаллар җитештерү өчен чимал белән тәэмин ителеш проблемасы да бар. Мәсәлән, Совет чорында мамык илнең үзендә үстерелгән. Хәзер исә чималны җитештерүчегә мамык биржаларыннан сатып алырга туры килә. Россиядә Әстерхан өлкәсендә әлеге техник культураны үстерү омтылышы нәтиҗә бирмәгән. Михаил Мень белдергәнчә, хәзер базарда техник продукциягә сорау зур булу, текстиль тармагына нефть, химия предприятиеләре белән хезмәттәшлек зарурлыгын тудыра.
Иваново өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Михеев сүзләренә караганда, фаразлар буенча, ил предприятиеләренең техник җепселләргә һәм эшләнмәләргә ихтыяҗы 2015 елга 600 мең тоннадан да ким булмаска тиеш. Иваново җирлегендә текстиль-сәнәгать кластеры төзү нияте шуны күздә тотып туган да инде. Икенчедән, Кытай тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бүгенге шартларда зур инвестицияләр кластер моделендәге проектларга гына җәлеп ителә. Дмитрий Михеев белдерүенчә, бу кластерны үстерүдә Ивановоның Татарстан белән хезмәттәшлеге бик әһәмиятле булачак. Аның сүзләренә караганда, югары технологияләргә нигезләнеп ясалма җепселләр җитештерүдә чимал һәм эшкәртү процессының бер төбәктә булуы мөһим. Татарстан моны тулысы белән тәэмин итә ала.
Хәзер яклар хезмәттәшлекнең җентекле концепциясен эшләргә тиеш. Михаил Мень бу перспективалы хезмәттәшлек сүздә генә калмасын дигән теләк тә белдерде. Очрашу соңында ул Татарстан делегациясен Ивановода октябрь аенда узачак традицион Текстиль сәнәгате форумына чакырды. Анда әлеге проект буенча хезмәттәшлекнең беренче эш нәтиҗәләре дә бәян ителәчәк. Рөстәм Миңнеханов Татарстан ягының чакыруны кабул итүен һәм бу форумга барачагын ышандырды.
Бүген соңрак Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашу вакытында Иваново белән Татарстан Хөкүмәтләре арасында Иваново өлкәсендә текстиль сәнәгатен Татарстанның нефть-химия комплексы предприятиеләре белән интеграция нигезендә модернизацияләү хакында Килешү дә имзаланачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 20 мае
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз