Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Икътисади кризиска карамастан, Казанда балаларның җәйге ялы программасы тулысынча үтәләчәк
2009 елның 25 мае, дүшәмбе
Быел Казан мәктәп һәм гимназияләре укучыларының җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча мэриянең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә чыгыш ясаган Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина түбәндәгеләрне хәбәр итте.
Казан шәһәре балаларын быел шәһәрдән читтәге 39 стационар лагерь кабул итә алачак һәм, мэр Илсур Метшин сүзләренчә, лагерьларның берсе дә ябылмаячак. З.Нигъмәтуллина биргән мәгълүматларга караганда, шушы лагерьларның 14е шәһәр карамагында булса, 9ы - шәһәр предприятиеләренеке, тагын 9ы - төрле министрлыкларныкы, калганнары - югары уку йортларыныкы. Муниципаль лагерьларда исә барлыгы 8,4 меңнән артык бала ял итә, сәламәтлеген ныгыта алачак.
Стационар лагерьда 1 смена, ягъни 18 көн ял итүе 7,6-9,9 мең сум тәшкил итәчәк, профильле сменада - 7,4-9,5 мең сум, ә ата-анадан нибары 1-1,7 мең сум гына түләтеләчәк. Лагерьларда эшләүчеләргә исә быел 5,5-9 мең сум хезмәт хакы түләнелә, шулай ук төп эш урынында да хезмәт хакы сакланып кала.
Моннан тыш, Казанда 152 мәктәп яны лагере эшләячәк һәм аларда 15,3 меңнән артык бала ял итә алачак. Юллама бәясе 1 сменага 1,8-2,2 мең сум, шуңа өстәп, балаларны мәдәни чараларга алып бару өчен ата-ана 260 сум түләргә тиеш. Җәйге каникуллар вакытында шәһәрдә 49 яшүсмерләр клубы эшләячәк, шуларның 40ы кичке сәгатьләрдә дә.
Утырышка рәислек иткән мэр Илсур Метшин: "Икътисади кризиска карамастан, Казанда балаларның җәйге ялы программасы тулысынча үтәләчәк", - дип ышандыра. Узган елны җәйге лагерьда 1 баланың гомере өзелүен искәртеп, шәһәр башлыгы шушы эштә җаваплы затларга балаларның куркынычсызлыгы һәм янә андый хәл кабатланмасын өчен нинди өстәмә чаралар күрелүе хакында хисап әзерләргә кушты.
МА "Татар-информ", 2009 елның 25 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз