Татарстанның 19 районында язгы культураларны чәчү эшләрен тәмамладылар

2009 елның 25 мае, дүшәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда 1 миллион 555,1 мең гектар мәйданны язгы культуралар били, бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 98 проценты дигән сүз.

Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр. Республиканың 19 районында язгы чәчү эшләре тулысынча тәмамланды. Тиздән калган районнар да язгы кыр эшләре кампаниясен тәмамлаячак. Чистай, Балык Бистәсе, Балтач, Буа, Мамадыш, Питрәч , Алабуга һәм башка районнарда язгы чәчү эшләре 97-97 проценты башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International