Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Төмәндә милли моңнар яңгырый
2009 елның 20 мае, чәршәмбе
"Язгы моңнар" дип аталган концертны Милли мәдәниятләр йортының яшь белгече Гөлфия Хәлитова җитәкчелегендәге татар бүлеге әзерләп үткәрде. Концерт программасы көтелгәннән дә югарырак дәрәҗәдә булып, тамашачыларның ялкынлы алкышларына, олы рәхмәтенә лаек булды. Концерт һәвәскәр шагыйрә Клара Кучковская җитәкчелегендәге себер татарлары фольклор җыр ансамбле чыгышы белән башланып китте.
Төмән җиренең иң популяр җырчылары - Милли мәдәниятләр йорты каршындагы татар бүлеге хезмәткәре, Төмән мәдәният һәм сәнгать академиясендә читтән торып белем алучы, күптән танылган җырчы Розалия Бакиева, Ялутор районының Аслана мәдәният йорты директоры, үз вакытында Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап кайткан, гаҗәеп көчле, моңлы, матур тавышлы Илҗан Хөснетдинов, табигый таланты ташып торган Чулпан Акъярлылар яңа җырлары белән сөендерделәр төмәнлеләрне. Аларның татар җырларын башкару осталыклары профессиональ дәрәҗәгә күтәрелүен күрсәтте әлеге концерттагы чыгышлары.
"Әхтәмлеләр" Халык җыр ансамбле җитәкчесе буларак танылган Әхтәм Назыйров бу концертта татар бүлеге каршында яңа оештырып аякка бастырып килгән, яшьләрдән генә торган "Нур" җыр ансамблен беренче мәртәбә сәхнәгә чыгарды, һәм аны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. "Аккошлар" биюе белән татар биюен башкарган Полина Чералева белән Марат Ханов бу программаның йөзек кашы булып балкып уздылар сәхнәдән. Алар профессиональ әзерлекле биючеләр, әмма кайда әзерлек алуларын, кайсы ансамбльдә биюләрен әлегә сер итеп калдырдылар, татарлар алдына башлап кына чыгулары иде.
Домрада Анастасия Ярчева белән баянда Лилия Баширова башкарган татар халык көйләреннән тезмә үзе бер көтелмәгән бүләк булды төмәнлеләр өчен. Төмән сәнгать көллиятен тәмамлаган бу яшь музыкантлар үз кулларындагы музыка коралларын татар моңының барлык нечкәлекләрен, нәфислеген ачып яңгырата алулары белән сокландырдылар.
Себерлеләрдән "Оркестр - кеше" исемен алган халык музыка кораллары остасы, Саба егете, Төмәнне икенче ватаны итеп кабул иткән Әбүзәр Миңлебаевның кул бармаклары арасыннан баяннан башлап уч төбенә генә сыярлык гармуннарында, курай-кубызларда сызылып чыккан милли моңнарыбыз аның сәхнәгә һәр чыгышында яңача яңгырый кебек тоела. Бу концертка да яңа моңнар өстәде Әбүзәр.
Концертны мәгънәле шигъри бизәкләргә төреп, Татар радиосы дикторы Рузилә Исмәгыйлова алып барды. Рус кызлары Анастасия белән Полинаның күңелләре белән тартылып милли сәнгатебезгә килеп керүләре дә концерт программасына үзенчәлекле җылылык, өмет чаткысы өстәде. Татар сәнгатен үстерү өчен, бу эшне системага салып алып бару өчен шартлар булмауга да карамастан, Төмән җирендә иҗат чишмәләренең исәнлеген, аның талантларга бай булуын, аны башка милләт кешеләренең дә яратуын күрсәтте бу концерт.
Тамашачылар күңелендә ягымлы язгы моңнар кайтавазы калдырып, матур җыр-моң бәйрәме булып үтте "Язгы моңнар" дип аталган концерт.
"Язгы моңнар" концертын оештырып үткәрү өчен иганәчелек ярдәме "Ак барс" банкысының Төмән филиалыннан булды.
МА "Татар-информ", 2009 елның 20 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз