Универсиада буенча инвесторлар өчен белешмәлек әзерләнәчәк

2009 елның 22 мае, җомга
2013 елгы Универсиадага потенциаль инвесторларны ничек итеп кунакханә, кафе-рестораннар төзелешенә җәлеп итәргә? Инвесторларга нинди төп инфраструктура объектлары тәкъдим ителәчәк? Казан Универсиадасына әзерлек мәсьәләләренә багышлап ТР Икътисад министрлыгында узган киңәшмәдә әнә шул сорауларга җавап эзләнде. Икътисад министры Марат Сафиуллин рәислегендә узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Эчке эшләр министрлыклары вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Соңгы елларда Татарстанда Россия күләм һәм халыкара масштабтагы чаралар даими уздырыла. Безнең делегатлар республикадан читтә узучы шундый чараларда да актив катнашып килә. “Мондый форумнар, конференцияләрдә һәрвакыт конкрет проектларга инвестицияләр салу мөмкинлеге булган затлар катнаша. Без бу капиталны Татарстанга җәлеп итә алыр идек. Безнең бурыч – Универсиаданың инфраструктура объектлары төзелеше проектларын инвесторлар өчен мөмкин кадәр кызыклырак итү”, -ди Марат Сафиуллин. Аның фикеренчә, икътисад министрлыгының бурычы инвесторга дөрес юнәлеш бирү. Моның өчен Татарстан хакимияте органнарының позицияләрен координацияләп, бердәм белешмә материал эшләргә кирәк булачак.

Министр белдергәнчә, бердәм белешмә материалда спорт объектларының тупланып урнашуы, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә яуланмаган үрләр, конкрет объектлар төзелеше өчен җаваплы затлар белән ничек элемтәгә керү хакында мәгълүмат урын алырга тиеш. Якын араларда министрлык кирәкле барлык мәгълүмат туплап, Универсиада буенча инвесторлар өчен белешмәлек әзерләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International