Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанның 1 номерлы татар гимназиясендә “1 укучы: 1 компьютер” уникаль проектын тәкъдир иттеләр
2009 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Казанның 1 номерлы татар гимназиясе “ПервоКлассная акция” проектында җиңүгә иреште һәм бүләккә “Intel” компаниясеннән мобиль класс алды.
“AquaCart” мобиль классы укучылар өчен 25 нетбуктан, укытучы ноутбогыннан һәм локаль челтәргә үткәргечсез тоташу ноктасыннан тора. Шулай ук Интернетка чыгу мөмкинлеге бар. Мобиль класс мәктәпнең теләсә кайсы почмагына күчерелә, чөнки үткәргечләр кулланылмый һәм берничә минутта эшкә әзер була. Мобиль классның җиһазлары арба-сейфта җиңел күчерелә. “Intel” компаниясе проектында җиңүче мәктәпне билгеләү өчен конкурс “Һәр укучының үз компьютеры” яки “1 укучы: 1 компьютер” компаниясе концепциясе кысаларында үткәрелде. Шәһәрлеләр тавыш бирү юлы белән җиңүче мәктәпне сайлап алды.
Бүген журналистларга беренче сыйныф укучыларының ике айда яңа җиһазны үзләштерүләрен күрсәттеләр. Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен 1 “б” сыйныфында интерактив җиһазлар һәм нетбуклар файдаланып ачык дәрес оештырылды. Аерым алганда, балалар текстта төшерелеп калдырылган басымсыз сузык хәрефләрне куярга тиеш иде. Укытучы биремне үтәгән вакытта үз компьютерыннан һәр укучының эшен күзәтеп бара алды. Шулай итеп, укытучыга мондый система үз эш урынында утырган килешә укучыларның эшен күзәтә һәм биремнәрне үтәү процессын контрольдә тота ала.
ТР мәгариф һәм фән министрның урынбасары Андрей Поминов ышандыруынча, барлык мәктәп җитәкчеләре дә укучыларның компьютер алдында күпме сәгать утырырга тиешлеге буенча куелган таләпләрне үти.
“Intel” компаниясенең мәгариф өлкәсендә корпоратив бизнесны үстерү директоры Юлия Гонтарь Татарстанның “Һәр укучының үз компьютеры” концепциясе апробацияләнгән тугызынчы төбәк булуын белдерде. Моннан тыш корпорация укытучыларны яңа җиһазда эшләргә дә өйрәтә. Компания вәкиле сүзләренчә, “Intel” программасының максаты - Интернеттан файдаланучылар санын бөтен дөньяда тагын 1 миллиард кешегә арттыру, шулай ук уку процессында 10 миллион укытучыны компьютер технологияләрен файдаланырга өйрәтү, алар үз чиратларында тагын миллиард укучыга белем бирә ала.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 21 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз