Казанда княгиня Йосыповага “Сокландыргыч Сөембикә” асылмалы бизәген тәкъдир иттеләр

2009 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
20 май көнне ТР Милли музейда “Князь Йосыповлар нәселе тарихы. Казан-Петербург-Париж” уникаль күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Күргәзмә Әлфия Рәхмәтуллинаның шул исемдәге автор проекты һәм Казанда Санкт-Петербургның Мойка елгасы буендагы Йосыповлар сараен тәкъдир итү кысаларында булды.

Бу чарада танылган аксөяк нәселе вәкиле княгиня Ксения Йосыпова-Сфири, ТР Премьер-министрының урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Йосыповлар сарае директоры Нина Кукурузова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Зилә Вәлиева Казандагы күргәзмәнең үзенчәлеген билгеләп үтте һәм Йосыповлар сараеннан Казанда тәкъдир итү өчен беренче тапкыр Йосыповлар нәселенең мемориаль әйберләре чыгарылуын ассызыклады. Республиканың мәдәният министры фикеренчә, Йосыповлар нәселе мирасы Ватанның эстетик һәм фәнни ихтыяҗына хезмәт итә.

Зилә Вәлиева кыска вакытта күргәзмәне оештырган музей хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, күргәзмәнең төп бизәге княгиня Йосыпова үзе булды. Петербургта Мойка елгасы буендагы Йосыповлар сарае директоры үз чиратында Казанда күргәзмә ачылуны дәвер вакыйгасы дип атады.

Зилә Вәлиева Казанга килгән Ксения Йосыпова-Сфири һәм гаилә әгъзаларына - аның бирегә килмәгән кызы һәм ике оныгына Фаберже стилендәге “Сокландыргыч Сөембикә” асылмалы бизәген тәкъдир итте.

Күргәзмә экспозициясендә 150дән артык уникаль экспонат – портретлар, гаилә әгъзаларының фоторәсемнәре, китаплар, шәхси әйберләр, Мойкадагы сарайның мебель һәм декоратив-кулланма сәнгать предметлары бар. Моннан тыш, князь Йосыповларның грамоталары, указлары, Россия монархлары белән язышкан хатлары, ногай ханы Йосыфның (Сөембикә патшабикәнең әтисе) рус патшасы Иоанн IVга үз кулы белән язган хатларының XIX гасыр күчермәләре кебек документлар да бар.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә күргәзмәнең кураторы Валентина Набок сөйләвенчә, экспозициядә тәкъдир ителгән әйберләрнең һәрберсенә 170 елдан артык.

Валентина Набок Йосыповларның Россиядән 1919 елда китүләрен искә төшереп үтте. “Аларның үзләрен куган илгә нәрсәдер бүләк итеп калдыру теләге булмаган. Әмма алар бернәрсә дә алмыйча китеп барганнар, диде ул. - Ксения Николаевна 90 елларда Россиядә булган Йосыповлардан беренче вәкил”. Княгиня сүзләренчә, ул Россиягә үпкә сакламый, бары тик үз нәселе өчен шатлана һәм горурлана. Моның шулай булуын княгиняның төпчек оныгына көнчыгыш исемен (Ясмин) кушу да дәлил булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International