ТР Президенты РФ Федераль миграция хезмәте директоры белән очрашты

2009 елның 15 мае, җомга

15 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Россия Федерациясе Федераль миграция хезмәте директоры Константин Ромодановский белән очрашты.

Әңгәмәдә миграция сәясәте өлкәсендә дәүләт структураларының үзара бәйләнеше, республикабызда һәм илнең башка төбәкләрендә мигрантларның хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру һәм миграция буенча яңа концепция әзерләү (аның проекты хакында шушы көннәрдә Казанда узган БДБ илләре миграция органнары җитәкчеләре Советы утырышында фикер алышынды) мәсьәләләре турында сүз барды.

Очрашуда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International