Татарстанда Сабантуйлар 12 июньдә башлана

2009 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

2009 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татар халкының "Сабантуй" бәйрәмен уздыру турында"гы Указга кул куйды. Анда Сабантуй бәйрәмен уздыруның вакыты билгеләнгән:

"Халык теләген, җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, халык бәйрәме "Сабантуй"ны түбәндәге срокларда уздырырга:

Нурлат шәһәрендә - аңа нигез салынуга 100 ел тулуны бәйрәм итү чаралары уздыру белән бер үк вакытта - 2009 елның 12 июнендә;

Татарстан Республикасы авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә (шул исәптән республика буйсынуындагы шәһәрләрдә) - 2009 елның 13-14 июнендә;

Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә - 2009 елның 20 июнендә".

Указда шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын күрсәтелгән срокларда уздыруны тәэмин итү йөкләнгән, җирле үзидарә органнарына, җәмәгать берләшмәләренә, предприятие- оешмаларга татар халкының "Сабантуй" бәйрәмен әлеге Указда билгеләнгән срокларда уздыруны оештыруда актив катнашырга һәм булышлык күрсәтергә тәкъдим ителгән.

Указ кул куйган көннән үз көченә керә, дип хәбәр итә бүген ТР Президентының матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International