Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
И.Метшин: «Кризис килә дә китә, ә архитектура – мәңгелек»
2009 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Казан Ратушасында быел Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары, аспирантлары һәм әлеге уку йортын күптән түгел тәмамлап чыккан яшь белгечләр арасында Мэр Грантына үткәрелгән конкурста җиңүчеләрне котлау-бүләкләү тантанасы булды. Әлеге грант исә аларга дөньяның иң зур архитектура компанияләрендә белем алу, стажировка узу хокукы бирә.
15 май көнне Казан шәһәре мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри, аларның үзләре белән очрашып һәм тәкъдим иткән эшләрен яклауларына карап, 69 конкурсанттан 25ен сайлап алган, алар бүләкләнгән иде. Әңгәмәләшү нәтиҗәсендә, дипломлы белгечләрдән 2 конкурсант һәм 4,5 нче курс студентлары арасыннан 8 студент сайлап алынган. Тәкъдим ителгән эшләрнең югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, Казан мэрының архитектура һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе Татьяна Прокофьева сүзләренчә, тагын 2 студент җиңүчеләр рәтенә кертелгән. Аның сүзләренчә, республика башкаласындагы архитектура-проектлау оешмаларында сыйфатлы кадрлар әзерләүне максат итеп 3 ел рәттән үткәрелә торган әлеге конкурска тапшырылган эшләрнең сыйфаты һәм катнашучылар саны елдан-ел арта бара, яшь архитекторлар һәм студентлар арасында көндәшлек, димәк, кызыклырак идеяләр тәкъдим итүгә этәргеч бирә. Нәтиҗәдә, быел 10 студент һәм 2 белгеч Лондонның танылган «Atkins» белән «Populous» архитектура компанияләренә осталыкка өйрәнү, архитектура өлкәсендә «шомару» өчен китәчәк, ә дипломлы 2 белгеч чит ил югары уку йортларына яки озак вакытка чит илдәге зур компанияләргә стажировка узу өчен юл алачак.
Җиңүчеләрне Ратушадагы тантанада котлап, мэр Илсур Метшин: «Без эш нәтиҗәләре белән бик канәгать, ләкин лаеклыларның барысын да җиңүчеләр рәтендә бүләкли алу мөмкинлегебез чикле булуга канәгать түгел», - дигән фикерен белдерде. Шундый югары дәрәҗәдә белгечләр һәм уйлый белә торган сәләтле студентлар тәрбияләгән өчен Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының профессор-укытучылар составына, деканат һәм проректоратка олы рәхмәтен җиткереп, элек конкурста җиңү яулап укып кайтканнарны күзәтеп барылуы, әйтик, Швейцария архитектура академиясендә Грант буенча белем эстәүчеләрнең каникуллары вакытында бергә очрашып, фикер алышулары хакында әйтте. «Ничек кенә булмасын, шундый югары дәрәҗәдә белем алганнарның, тәҗрибә туплаганнарның кайтып, Ватаныбызда эш күрсәтүләрен көтеп калабыз, өмет баглыйбыз, чөнки әйбәт белгечләргә ихтыяҗ бар», - диде мэр һәм бу юлы эшләрне сайлаганда инженер-архитекторларга игътибар бирелүен белдерде. Кризис килә дә китә, ә архитектура – мәңгелек, диде мэр архитекторларның эше ни дәрәҗәдә җаваплылыгына ишарәләп.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 21 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз