Казанның кайбер урамнары ябыла

2009 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Казанда, яңа коммуникацияләр үткәрү һәм гамәлдәге инженерлык системаларын төзекләндерү эшләренә бәйле рәвештә, кайбер урамнар вакытлыча ябылып тора.

Җылылык трассасын төзекләндерү сәбәпле, 22-24 май көннәрендә 3-я Владимирская ур. буенча Халитов ур., 7 нче йорт турысындарак; канализация системасының яңасын салу эшләренә бәйләп, 22-24 майда Межлаук ур. 3 нче йорт тирәсендә этаплап; телефон элемтәсенең кабельләрен салу сәбәпле, 23 һәм 24 майда Чишмәле ур. буйлап Фучик урамы белән кисешкән турыгача юллар ябыла. Канализация коллекторына яңа шахта салу исә 16 май көнне үк Учительская ур. буйлап Шевченко ур. белән кисешкән турыда юлны ябарга мәҗбүр иткән һәм бу 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International