Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"Нәүрүз" IX Халыкара төрки халыклар театр фестивале 3-5 июньдә үткәреләчәк
2009 елның 20 мае, чәршәмбе
Илнең театр эшлеклеләре берлеге карары белән 1998 елдан башлап тарихын яза башлаган "Нәүрүз" Халыкара төрки халыклар фестивале башта Урта Азия республикалары һәм Казакъстанда 5 ел рәттән үткәрелә килеп, союздаш республикалар таркалганнан соң сүлпәнләнеп, тараеп калган иде. Татарстан җитәкчелеге инициативасы белән 1998 елдан 4 елга бер тапкыр Казанда уздырыла торган әлеге фестивальның 9 нчысы быел 3-5 июньдә булачак. Ләкин киләчәктә аны ешрак - 2 елга бер үткәрү күздә тотыла.
Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында үткәрелгән матбугат конференциясендә фестивальның оештыру комитеты рәисе, Камал театры директоры Шамил Закиров әнә шулай дип белдерде. "Нәүрүз" IX Халыкара төрки халыклар театр фестивале үзенең югары дәрәҗәсен расларга тиеш. Моның өчен аның программасы киңәйтелгән, өстәмә чаралар каралган, элеккегеләреннән аермалы яклары булдырылган. Аның кысаларында төрки халыклар драматургиясе һәм режиссурасының актуаль мәсьәләләре буенча "түгәрәк өстәл" үткәреләчәк, Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы театр эшлеклеләре мастер-класслар күрсәтәчәк. Быел Россия һәм чит илләрнең 11 коллективы 22 спектакль тәкъдим итәчәк. Театр бәйрәмендә катнашучылар һәм кунак сыйфатында килүчеләр 350ләп була, VIP-песоналар да көтелә.
"Башка еллардан аермалы буларак, фестивальның быелгысы, төрки театрлар арасында тугандашлык һәм конструктив иҗади аралашуны ныгыту максатында, фестиваль программасында жюри булмый, номинацияләр буенча призлар бирелми, ягъни театрлар арасында конкурс үткәрелми, чөнки театрларының эшләү шартлар бер үк булмаган төрки дөньяда бу алым нәтиҗәле түгел", - диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Аның каравы, театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе көчәйтелә, аның составына Россия, якын һәм ерак чит илләр театр сәнгате өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләре кертелә. Шул хакта игълан итеп, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фестивальның уникальлеге, идеологиясе ягыннан әһәмияте гаять зур булуын басым ясап әйтте. Аның сүзләренчә, кайбер өлкәләрдәге милли театрларда спектакльләр 2 телдә уйнала, бу хәл яшьләрдә милли телне өйрәнүгә ихтыяҗны киметә, алга таба да болай барса, төрки телле театрлар 250 еллык тарихы булган рус театрлары файдасына оттырачак. Шуны исәпкә алып, оештыручылар бу юлы фестивальга төрки халыклар телендә уйный торган курчак театрлары да катнашуны хуп күргән. Күбрәк халыкны җәлеп итү максатында, 4 июнь көнне Г.Камал исемендәге театр бинасы каршындагы мәйданда Бишкәк шәһәренең Яшел театры кичен ачык һавада спектакль куячак. Спектакльләр исә фестиваль барышында Казанның 5 мәйданчыгында узачак.
РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Театр әһелләре берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Театр әһелләре берлеге, төрки мәдәният һәм сәнгатьне бергәләп үстерү буенча "ТӨРКСОЙ" халыкара оешмасы "Нәүрүз" фестивален гамәлгә куючылар буларак билгеле. Фестивальның бюджеты 4 млн. сум тирәсе, шуның 1 млн. 600 сумын Россия Мәдәният министрлыгы, 380 мең сумын Россия Театр әһелләре берлеге бирә.
МА "Татар-информ", 2009 елның 20 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз