Илсур Метшин Мактау ордены белән бүләкләнде

2009 елның 20 мае, чәршәмбе
20 май көнне Кремльдә РФ Президенты Дмитрий Медведев Казан мэрына Мактау ордены тапшырды.

РФ Президенты Указы нигезендә ТР Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчесе хезмәттәге уңышлары һәм намуслы хезмәте өчен Мактау орденына лаек булды. Бүген Мәскәү Кремлендә Дмитрий Медведев Илсур Метшинга югары дәрәҗәдәге бүләк тапшырды.

Бүләкләү тантанасында Дмитрий Медведев: "Бирегә килүчеләр арасында төрле һөнәр, төрле белгечлек вәкилләре бар. Әлбәттә, барыннан да элек, алар - еллар дәвамында югары һөнәри осталыкларын күрсәткән, тормышта һәм эштә югары уңышларга ирешкән югары класслы профессионаллар," - дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International