Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов 7 нче шифаханә бинасында ремонт эшләренең сыйфатын тикшерде
2009 елның 19 мае, сишәмбе
19 май көнне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Казандагы 7 нче шифаханәнең ремонт һәм реставрацияләнгән бинасын карады. Ремонт эшләренең сыйфатын бәяләүдә ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты. Башкаланың Фатих Кәрим урамында урнашкан бу бина халыкка "Апанаев йорты" буларак та билгеле. Ул республикакүләм әһәмияттәге архитектура һәм мәдәният һәйкәле санала.
ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге объектта ремонт һәм реконструкция эшләрен Казанның "Грань" компаниясе алып барган. Төзекләндерү эшләре моннан 3 ел элек башланган булган. Шушы вакыт эчендә биредә 67 млн. сумлык эшләр башкарылган. Ремонт эшләре 1,9 мең кв. м мәйданда алып барылган.
Ремонттан соң биредә көндезге стационар, тернәкләндерү бүлеге (йөрәк-кан тамырлары патологиясеннән, бронх һәм үпкә авыруларыннан), шулай ук травмотология пункты урнашачак. Көндезге стационар башкаланың Вахитов районы авырулары өчен исәпләнгән. Ә травмпункт берьюлы ике- Вахитов һәм Идел буе районнарына хезмәт күрсәтәчәк.
Бүген бина белән танышу барышында Премьер-министрга хәбәр ителгәнчә, шифаханә һәм травмпункт авырулар кабул итә башлаганчы, бирегә якынча 22 млн. сумлык җиһазлар алырга кирәк.
МА "Татар-информ", 2009 елның 19 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз