Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Фәрит Мөхәммәтшин: "Журналистлар һәрвакыт дәүләтнең кайгыртуын сизәргә тиеш"
2009 елның 19 мае, сишәмбе
ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшинның 19 май - Татарстан матбугат көне уңаеннан журналистлар белән очрашып сөйләшүе матур традициягә әйләнде. Бүген дә парламент башлыгы, Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында, республика җитәкчелеге һәм Дәүләт Советы исеменнән каләм осталарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. "Дәүләт Советында сезнең белән очрашу безнең өчен дә бәйрәм", - диде Ф. Мөхәммәтшин.
Спикер очрашуның башында кичә ТР Президентының "Татмедиа" агентлыгын Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы итеп үзгәртеп кору турындагы Указы чыгуын хәбәр итеп, агентлык җитәкчесе Марат Моратовны котлады. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, хәзер агентлыкка зур хокуклар һәм вазыйфалар йөкләнә, республиканың медиа җирлегендәге вәзгыять өчен җаваплылыгы арта. "Минемчә, бу - әһәмиятле вакыйга. Ул массакүләм мәгълүмат чаралары, җыелган тәҗрибәне исәпкә алып, үсәр һәм камилләшер дип өметләнергә мөмкинлек бирә", - диде спикер.
Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, алга таба журналистлар корпусы белән эшләүнең юлларын камилләштерү зарур. "Журналистлар һәрвакыт дәүләтнең - кайгыртуын, игътибарын һәм җәмгыять тарафыннан булган ихтыяҗны сизәргә тиеш", - диде ул. Спикер кичә "Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре өчен "Ачык ишекләр көне" уздырылганын һәм республиканың закон чыгару органының ачыклыгы сайлаучыларына кулай булуын билгеләп үтте.
Спикер Татарстанның медиа җирлегенә күзәтү ясап, бүгенге көндә 1292 массаккүләм мәгълүмат чарасы теркәлгәнен, аның 968е басма матбугат чарасы булуын билгеләп үтте . "Республиканың 1000 кешесенә дүрт йөздән артык вакытлы матбугат туры килә. Бу - сезнең журналны һәм газетаны кызыклы һәм эчтәлекле итүдәге хезмәтегез һәм халыкның белем дәрәҗәсе турында сөйли", - диде парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин республикада милли телләрдә вакытлы матбугатның басылуын искәртеп, бүгенге көндә татар телендә 112 газет һәм 28 журнал, чуваш телендә - 5 газета, удмурт телендә бер газета чыгуын хәбәр итте. "Милли телләрдә чыгучы матбагаларның саны үсмәде, узган елдагы кебек калды. Без аларга ярдәм итәбез һәм бу республика халкы тарафыннан аңлау таба", - диде спикер.
"Татмедиа" зур компаниягә әйләнде. Аның республика буенча 90 филиалы бар. Ул 140 массакүләм мәгълүмат чарасы белән җитәкчелек итә. Аларның гомуми тиражы 464 мең 920 данәгә җитә. Бу саннар бездә алыштыргысыз белән шөгыльләнүче кешеләрнең бик зур армиясе барлыгын күрсәтә. Бәлки без кайвакытта тиешенчә бәяләп тә бетерә алмыйбыздыр", - дип белдерде парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көндә җәмәгатьчелек фикерен "дүртенче хакимият" дип билгеләп үтеп, массакүләм мәгълүмат чараларын дәүләт хакимияте белән җәмәгатьчелек фикере арасындагы уңай, тәнкыйди һәм агымдагы мәгълүматны җиткерү механизмы икәнлеген белдерде.
Спикер массакүләм мәгълүмат чараларының бүгенге шартлардагы ролен билгеләп: "Сезгә 2009 елда уздырылган сайлау компаниясе өчен рәхмәт белдерәсем килә. Финанс кризисы шартларында андый сайлауларны уздыру җиңелдән булмады. Без - партия - өлгергәнлеккә имтихан бирдек. Журналистлар корпусы да үз сынавын тапшырды", - дип ассызыклап үтте.
Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук гамәлгә куючылары дәүләт хакимияте органнары булган "Республика Татарстан" һәм "Ватаным Татарстан" газеталары алдында яңа бурычлар торуын, аларның эчтәлеген яхшырту белән бер үк вакытта, матбагаларын тарату мәсьәләсен җайга салырга кирәклеген белдерде. Парламент башлыгы газеталарда яңалыклар гына түгел, аналитик характердагы, халык күңелен борчыган, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәрдәй язмалар күрергә теләвен, алардагы күтәрелгән мәсьәләләр турында хакимият ишетерлек булсын, дип теләде.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында журналистларны әзерләү һәм аларның белемнәрен камилләштерү проблемасын да күтәреп чыкты. Ул бу проблеманың үзен бик борчуын, журналистларны эшкә өйрәтү юлларын барларга чакырды.
ТРның "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, республика җитәкчелегенә массакүләм мәгълүмат чараларына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Татарстан матбугатын халыкара аренада таныту буенча алып барылган эшләр белән таныштырды, журналистлар өчен даими рәвештә семинарлар уздырылып торуын хәбәр итте.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова, каләм әһелләрен бәйрәм белән котлап, журналистларны тәнкыйди һәм нәтиҗә китерә торган материаллар әзерләргә чакырды. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә конкрет карарлар кабул итәрлек мондый язмалар бик сирәк. "Хәзерге вакытта массакүләм мәгълүмат чараларының тышкы дизайны бик матурайды, аларның эчтәлеге заман таләпләренә җывап бирерлек булсын", - диде ул.
Фәрит Мөхәммәшин, бүгенге очрашуны йомгаклап, тәнкыйди материллар аша теге яки бу проблеманың чишелешен табарга мөмкин булуын, шул вакытта матбагаларның тиражы һәм халыкның журналистларга ышанычы да артачагын ассызыклап үтте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 19 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз