Бүген Казанда социаль ипотека программасы буенча 169 гаилә яңа фатирлы булды

2006 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

13 июль көнне Казанның Дубравная урамында "Социаль ипотека" программасы буенча файдалануга тапшырылган 11 нче санлы торак йортның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.

Иң элек ул яңа фатирларда яшәү тәтегән бәхетлеләр белән аралашып алды һәм дөрестән дә, Татарстанда социаль ипотека программасының Россия буенча кызу тизлек белән үсеш алганына басым ясады. Билгеле булганча, республикада гамәлгә кергән 12 процентлык программаны әлегә Россия төбәкләрендә очратып булмый. "Беренчел капитал булмаса, моңа ирешеп булмас иде", - дип, күпмедер күләмдә халыкның барыбер түли алырлык табышы барлыгын һәм керемнәрнең мөһимлеген ассызыклый Президент.
Сәламләү һәм тәбрикләү чыгышында изге теләкләр җиткерү өчен сүз әүвәл Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга бирелде. "Хөрмәтле яңа йорт хуҗалары, мәртәбәле кунаклар, бүген безнең башкалабыз өчен шактый җитди әһәмиятле вакыйга - без ТР Президенты нигез салган социаль ипотека программасының уңышлы гына гамәлгә ашырылуының башлангыч чорына аяк бастык. Бүген мин яңа йортка күчүчеләрне чын күңелдән сәламлим. Программага үз өлешен керткән шәхесләрне - сәнәгать предприятиеләренә һәм башкаларга рәхмәтемне җиткерәм", - диде шәһәр башлыгы. 169 фатирны үзенә сыйдырган бу йортның урман янәшәсендә булуы да искиткеч. Илсур Метшин бу фикерен яңгыратканнан соң, яңа урында тормыш итүнең, һичшиксез гөрләп барачагын әйтеп узды. "169 гаилә арасында төрле һөнәр ияләре: табиблар, артистлар, мәдәният эшлеклеләре, журналистлар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, төрле предприятие хезмәткәрләре, 30 проценттан артык яшьләр бар, димәк, йорт ишегалды күңелле булырга охшаган. Сезнең ачык йөзләрегез, тыныч күк йөзе һәм шат көлү тавышларыгызны ишетү - безнең өчен иң зур бүләк булачак", - диде ул. Шунысын да билгеләп үтү зарур: К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры хезмәткәрләре - 16 гаиләгә дә яңа йортта яшәү бәхете елмайган. Исегезгә төшерәбез, моңарчы алар Каюм Насыйри урамында урнашкан бик начар шартлы тулай торакта гомер кичерде.
Илсур Метшин киләчәктә дә Президент программасының алга китәчәгенә ышандырды. Аның сүзләренә караганда, быел шундый ук яхшы сыйфатлы 100 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырылу фаразлана. Икенче елга бу күрсәткечләрне 50 процентка арттыру күздә тотыла. Бүгенге көндә 40 мең гаилә торак шартларын камилләштерүгә мохтаҗ. Бүгенге көндә шул вәзгыятьнең төп бурыч булуын да шәрехләде мэр һәм тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясарга сүзне Россиядә социаль ипотека программасын уйлап тапкан Президент Минтимер Шәймиевка бирде.
Илбашлыгы котлау чыгышын түбәндәге сүзләрдән башлады: "Әгәр дә без "тузган торак"ны юкка чыгару программасына алынмаган булсак, Казанның бүгенге күренешен күз алдына да китерә алмас идек һәм мәркәзебез һаман иске агач йортлардан гыйбарәт булыр иде", - дип белдерде ул. Ә программаны уңышлы гына үтәп, без Казанның күренешен яңартырга, төзекләндерергә һәм камилләштерүгә ирештек, без соңгы елларда уезд шәһәрләренә - Тәтеш, Чистай, Алабуга һәм башкаларга да ярдәм итә алдык, аларның да тышкы кыяфәте сизелерлек үзгәрде", - дип бәян итте Президент. Дөрес, тузган торак проблемасы әле тулысынча хәл ителмәде, әмма яңа программа нигезендә, бу юнәлештә эш дәвам итә, дип сөйләде Президент һәм бушлай булмаса да, Татарстанда уңайлы шартлар тудырылган йортлар төзеләчәге һәм барлык кешегә дә алу мөмкинлеге булган программаның эшләп китәчәге турындагы вәгъдәнең үтәлә башлавына ишарә ясады.
Минтимер Шәймиев социаль ипотека программасының башлыча бюджетта исәпләнүчеләр, яшьләр һәм авыр очракларга, бәла-казаларга юлыккан кешеләргә ярдәм итү максаты белән гамәлгә куелганын билгеләп узды, әмма аның сүзләре буенча, намуслы рәвештә беренче взносларын керткән предприятие хезмәткәрләре дә әлеге программа буенча фатирлы була ала. Республика җитәкчесе 7 процентлык кредит аша түләп бетерү вакытының максималь срогын 28,5 ел тәшкил итүен һәм беренчел взноска да игътибар юнәлтеп, һәр гаиләгә аерым караш булачагын һәм гаиләнең мөмкинлекләренә карап, калган бурычтан иртәрәк котыла алу ихтималлыгын да искәртте. Аның сүзләренә караганда, бала тугач, 18 квадрат метр чигерелү факты бүгенге көндә 200 мең сум акча кайтаруга алмашынды. "Әмма бу акчаның күләме һәр ел саен тикшереләчәк, чөнки фатирларның да бәяләре гел үзгәреш кичерә", - диде ул. "Шунысы мөһим: әлеге фатирның квадрат метрының бәясе 17 мең сум, мондый фатирлар башка җирдә юк. Быел исә, республикада 6 меңнән артык фатир тапшыру фаразлана, шуның 1600 дән артыгы Казанга карый. Кыскасы, программа үз көчендә эшли башлады. Инде яңа фатирларга урнашкан хуҗалар, акрынлап, түли башлаганнан соң, фонд артачак һәм ике елдан 10 мең фатирга чыгу ихтималлыгы да безне гаҗәпкә калдырмаячак", - дип, республика җитәкчесе социаль ипотека программасының киләчәктәге торышына да бәя бирде. "Мин сезне бәйрәмегез белән котлыйм, алга таба авырлыкларны җиңәр өчен, безнең барлык мөмкинлекләребез дә бар, илдә икътисадның уңай якка борылыш алуы, шартларны яхшыртырга ярдәм итәр", - дип, чыгышын тәмамлады.
Тантана алга таба символик ачкыч тапшыру белән дәвам итте. 7 нче төзелеш-монтаж идарәсе башлыгы, Казан йорт төзелеше комбинаты вәкиле Николай Данилов торак хосусый милек ияләре ширкәте рәисе Эдуард Хәйруллинны тәкъдим итте һәм йорт хуҗасы аның кулларыннан ачкыч кабул итте. Э. Хәйруллин, бу вазифаны үзенә йөкләгәннәре һәм тирән ышанычлары өчен, барлык яшәүчеләргә һәм халык исеменнән, ТР Президентына, республика һәм шәһәр җитәкчелегенә тирән рәхмәтен җиткерде. Минтимер Шәймиев исә, ТСЖ рәисенә якты өметләр баглап, бер елдан соң, йорттагы эш торышы һәм Э. Хәйруллинның җитәкчелек итү рәвешенә бәя бирү максаты белән, бирегә кабат киләчәгенә вәгъдә бирде.

Минтимер Шәймиев, Илсур Метшин һәм дәрәҗәле җитәкчеләр Бәйрәмовлар гаиләсе яши башлаган өч бүлмәле 12 нче фатирны да карап чыкты. Гаилә башлыгы Вәис Бәйрәмов - композитор, Казан Милли-мәдәни үзәге шәһәр филармониясенең музыканты, ә тормыш иптәше Гөлсем - 17 нче гимназиядә математика укытучысы. Булачак ир белән хатын 1987 елда "Сорнай" фольклор ансамблендә танышкан һәм шул ансамбль вәкилләре буларак озак еллар чыгыш ясаган. 1989 елда гаилә корганнар, 1990 елда тәүге мәхәббәт җимеше Әлфис һәм 2000 елда Газиз исемле уллары туа. Фатир мәсьәләсенә килгәндә, алар өйләнешкәннән соң, өч ел Казан дәүләт педагогика институтының тулай торагында, аннан соң, 7 ел коммуналь фатирда яшәгән, 2000 елдан - ике бүлмәле фатирда (хрущевка) гомер кичергән. 2005 елның көзендә социаль ипотека программасында катнашуга ният тотып, яшәү урыны буенча (Яңа Савин районы хакимияте) документларын тапшырган. 2006 елның февралендә социаль ипотека килешүе төзегәннәр. 107 мең сум күләмендә беренчел взнос керткәннәр.
Белешмә өчен. Дубравная урамындагы файдалануга тапшырылган 10 катлы эре панельле бу йортның гомуми мәйданы 4842, 7 кв.м. Эшкәртү дәрәҗәсе заманча таләпләргә җавап бирә. Подъездларда җылытылган металлик керү ишекләре кодлы йозак белән ныгытылган. Фатирларны җылыту өчен "Уют" тибындагы конвекторлар урнаштырылган. Яшел чирәм белән бизәлгән ишегалдында балалар өчен уен мәйданчыгы да корылган. Барлыгы 168 гаиләнең 56 сы - яшьләр, шул исәптән, мәшгульлек өлкәсе буенча, программаны финанслауда катнашучы предприятие хезмәткәрләреннән торган 31 гаилә, бюджет оешмаларында эшләүче 114 гаилә һәм муниципалитет карары буенча торак алган 23 гаилә яңа фатир туен уйный. Гаиләдәге кеше саны буенча, өч кешедән торган 60, 2 кешедән торган 38, 1 кешедән торган 39, 4 әгъзадан торган 27, 5 кешелек 3 һәм 6 кешедән торган 1 гаиләне социаль ипотека программасы берләштергән. Шунысы мөһим: 5 гаиләгә яңа туган нарасыйлар фатир өчен түләү мөмкинлеген бүләк иткән. Әлеге компенсацияләрнең тулаем бәясе - 1 млн.сум.
Тантаналы ачылышта шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Заһидуллов һ. б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International