Татарстан Президенты "Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы турында"гы Указга (№ ПУ-278 от 15.05.2009) кул куйды.
Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү максатыннан Татарстан Республикасы Конституциясенең 94 маддәсе һәм Татарстан Республикасы (Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында"гы Законы нигезендә карар итәм:
1. ТР Министрлар Кабинеты тәкъдимен кабул итәргә һәм Татарстан Республикасы Массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгын Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгына үзгәртергә.
Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгын аның турындагы нигезләмәгә таянып, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча вәкаләтен үтәүче Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органы (Татарстан Республикасы ведомствосы) итеп гамәлгә кертергә.
2. Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Президенты билгеләгән җитәкче идарә итә, шулай ук җитәкче ТР Президенты тарафыннан вазифасыннан азат ителә.
Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составына кертергә.
3. Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы Татарстан Республикасы Массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгын алыштыра, шул исәптән төзелгән килешүләр буенча вазифалар буенча да.
4. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты:
Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы Татарстан Республикасы Массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгына үзгәртелүе белән бәйле чаралар комплексын закон буенча гамәлгә куярга;
Структура, хезмәткәрләр санын расларга һәм Татарстан Республикасы бюджеты тарафыннан Республика Массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгын финанслауга каралган акча кысаларында Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы эшчәнлеген финанслауга асигновать ителгән күләмне билгеләргә;
Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары структурасын оптимальләштерү һәм хезмәткәрләре санын кыскартуны исәпкә алып, Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы дәүләт гражданнар хезмәте вазифаларын санын раслау буенча тәкъдимнәр кертергә;
Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы эшчәнлегенең башка оештыру, матди-техник һәм финанс мәсьәләләрен хәл итәргә;
18 майда ТР Президенты "Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгының җитәкчесе итеп Марат Яшәр улы Моратовны билгеләү турындагы" Указга (№УП-281) кул куйды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә М.Я.Моратов башка эшкә күчү сәбәпле, Республика Массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгының генераль директоры вазифасыннан азат ителде.
Бу хакта ТР Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.