Татарстан республикасының РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов Татар мәдәният үзәгендә узган Мәскәү татар морзалары мәҗлесе хисап-сайлау җыелышында катнашты.
Конференциядә Мәскәү татар морзалары мәҗлесенең 2 еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм яңа җитәкче сайланды. Шулай итеп, техник фәннәр докторы, Россия Табигать фәннәре академиясе академигы, "Дельконт" компаниясенең халыкара элемтәләр җитәкчесе Илдар Рөстәм улы Утямышев яңа җитәкче итеп билгеләнде. Мәскәү татар морзаларының элеккеге җитәкчесе Р.Кудяшев Мәскәү татар морзалары мәҗлесенең дәрәҗәле җитәкчесе итеп сайланды.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.