Казанда Халыкара төрки халыклар театры фестивале булачак

2009 елның 19 мае, сишәмбе
Быел 3-5 июнь көннәрендә Казанда IX Нәүрүз халыкара төрки халыклар театры фестивале булачак.

Шул уңайдан иртәгә, 20 май көнне, сәгать 10.00да Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында матбугат конференциясе үткәрелә. Әлеге театр директоры Шамил Закиров рәислегендәге оештыру комитеты журналистларга фестивальны үткәрү, аның үзенчәлекләре һ.б. мәсьәләләр буенча аңлатма бирәчәк, дип хәбәр итә театрның әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Гыйматова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International