Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казандагы "Россия студентлар язы"- 17 ел эчендә узган иң яхшы фестиваль
2009 елның 19 мае, сишәмбе
17 еллык тарихы булган "Россия студентлар язы" фестиваленең быелгысы башкаларыннан кайсы ягы белән аерылып тора? Бүген журналистлар белән очрашуны фестивальне оештыручылар һәм жюри рәисләре шул сорауга җавап бирүдән башлады. Килгән кунакларны һәрвакыт матур итеп һәм тиешле дәрәҗәдә кабул итә белгән Татарстан, Казан бу юлы да сынатмады. Оештыручылар да, жюри да бертавыштан Казан фестиваленең югары кунакчыллыгын һәм киң күңеллелеген билгеләп үтте.
Россия яшьләр берлеге үзәк комитеты беренче секретаре Андрей Платонов белдергәнчә, "Студентлар язы" фестивален кабул итүче шәһәрләрнең үзләренә генә хас үзенчәлекләре була. Казанның төп үзенчәлекләре арасыннан ул ярышлар уздыру, яшәү, ял итү урыннарының бер-берсеннән бик якын, уңайлы урнашуын атады. Театр юнәлешендәге эшләргә бәя биргән жюри рәисе, РФ халык артисты Юрий Васильевның күңелен жюри әгъзаларына кабул итүче яктан бернинди басым булмау, объектив бәяләү, эшләү һәм студентларга яшәү өчен бик уңайлы шартлар тудырылу җәлеп иткән. Россиянең 68 төбәгеннән 1700 дән артык сәләтле егет һәм кызны 5 көн буе үзенә сыендырган Казанга "Россия студентлар язы" программасының башкарма дирекциясе директоры Анастасия Махнакова да бик рәхмәтле. Ул быелгы фестивальнең 17 ел эчендә узган иң яхшы фестиваль булуын ассызыклап, киләсе "Студентлар язын" кабул итүче шәһәргә Казандагы оештыру дәрәҗәсеннән түбән төшмәс өчен шактый эшләргә туры киләчәген искәртте.
2010 елда "Россия студентлар язы"н кабул итәчәк шәһәрнең исеме әле мәгълүм түгел. Аңа дәгъва итүче төбәкләр, билгеле булганча, конкурста проектлары белән катнашып сайлап алына. Анастасия Махнакова белдергәнчә, конкурс инде башланган һәм ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казан шәһәре киләсе елгы фестивальне кабул итү өчен дә көрәшә ала. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев белдергәнчә, алдагы елларда фестивальне кабат кабул итү перспективасы бар. Хәзергә әле башкала 2013 елгы Универсиадага әзерләнүгә төп көчне куячак.
Матбугат очрашуы Казанны мактау белән генә чикләнмәде, билгеле. Жюри рәисләре үз юнәлешләрендә тәкъдим ителгән чыгышларның дәрәҗәсенә бәя биреп, үзләрен борчыган проблемаларга да тукталды. Юрий Васильевны, мәсәлән, театр юнәлешендә чыгыш ясаган студентлар, коллективларның жанрны ачуга әзерлек дәрәҗәсе канәгатьләндереп бетерә алмый. Аның сүзләренә караганда, оригиналь, кыю фикерле чыгышлар аз, күбесе кабатлана торган әйберләр. РФ халык артисты белдерүенчә, монда студентларны гына гаепләргә кирәкми. Бу, иң беренче чиратта, алар белән эшләүче педагоглар, режиссерлар кимчелеге. Әмма шул ук вакытта ул егетләр һәм кызлар чыгышындагы зур ихласлылыкка игътибарны юнәлтте. Жюри рәисе студентлар театрларына "Комеди Клаб" кебек шоуларның зур йогынтысы булуына борчылу белдерде. Шул сәбәпле, студентлар театрларының үз йөзе югала, йомшак пародия, зыялы, итагатьле юмор урынына, сәхнәгә "билдән түбән" юмор чыга. Остаз бу юнәлешләрне үстерү өчен төбәкләргә чыгып, мастер-класслар уздыру зарурлыгын искәртте. Бу җәһәттән Казандагы "Россия студентлар язы" фестивалендә беренче адымнар ясалган инде. Мондый иҗат остаханәләре киләсе фестивальләрдә даими урын алачак.
МА "Татар-информ", 2009 елның 18 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз