Инде хәбәр ителгәнчә, яшь талантлар үзләренең осталыгын музыка, бию, театр, оригиналь жанр, журналистика һәм төбәк концерт программалары юнәлешләренә кергән номинацияләрдә сынады. Бу юнәлешләрдә аларның сәләтләрен халыкара конкурслар лауреаты Александр Песков, РФ атказанган артисты Андрей Билль, Мәскәү дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетының хореография факультеты деканы Борис Санкин, РФ халык артисты Юрий Васильев, Россия театр сәнгате академиясе профессоры Геннадий Дадамян, "Вести-Москва" программасы хәбәрчесе Аркадий Цирульников җитәкләгән жюри бәяләде.
Журналистика юнәлешендә көчләрен сынаган студентлар бу өлкәдә белем алучылар түгел. Алар өчен ул мавыгу гына. Шулай да алар, оештыручылар билгеләп узганча, фестиваль хәрәкәтенең елъязмачыларына әверелә бара. Бу юнәлештә эшләр 4 номинациядә бәяләнгән. "Публикация. Индивидуаль эш" номинациясендә Самара өлкәсеннән Ольга Евстигнеева беренче дәрәҗәдәге, Татарстан кызы Регина Садыйкова - икенче, Саратов өлкәсеннән Анна Захарова өченче дәрәҗә дипломга лаеклы дип табылды. "Радиоматериал. Хәбәрче эше" номинациясендә Волгоград өлкәсеннән Ольга Смолянинова беренче, Төмәннән Александр Гущин икенче, Ханты-Манси автономияле округы вәкиле Федор Речкин өченче урын алды. "Радиоматериал. Радиотапшыру алып баручы" номинациясендә беренче өчлек Анастасия Визиренко (Тула өлкәсе), Александр Климушев (Саратов) һәм Ольга Малыгинадан (Төмән өлкәсе) тора. "Видеоматериал. Коллектив эше" номинациясе лауреатлары дипломнарын Татарстаннан Светлана Масленникова белән Игорь Николаев, Бурятиядән Мария Русина һәм Илья Кошлюнов, Ханты-Манси АО нан Галина Курган белән Артем Енов алды. Әлеге юнәлештә булдырылган ике махсус приз Төмән өлкәсе вәкилләренә эләкте. "Журналистика" юнәлешендә иң зур бүләк - Гран-прины жюри рәисе Аркадий Цирульников Татарстан егете Максим Поповка тапшырды.
"Театр" юнәлешендә дә Гран-прига Татарстан вәкилләре лаеклы дип табылган. Ул - "Квадрат"эксперименталь студентлар театры. Бу юнәлештәге махсус бүләкләрнең өчесе күрше Башкортстанга һәм берсе Ульяновски өлкәсенә китте. Лауреатларга килгәндә,"Эстрада миниатюрасы" номинациясендә алар - Төмән өлкәсеннән Пшеничников А., Широков П., Хохлов Е., Гончаров М.(I урын), Татарстананның СТЭМ АГМУ,"Mix Style" төркеме (II урын), Сахалин өлкәсенең "Свобода. Остров Сахалин" һәм Томскиның "Эстус" эстрада миниатюралары театрлары (III урын). "Кече формадагы театрлар" номинациясендә дипломнар белән Ханты-Манси АО ның "Гротеск" пластика һәм пантомима театры, Төмән өлкәсеннән "Наш театр" һәм Архангельски өлкәсеннән "Фтапках" эксперементаль театр коллективы бүләкләнде. Тамара Андреева (Волгоград), Игорь Гладышев (Чиләбе), "Комедианты" театр коллективы (Томски өлкәсе), Евгений Хохлов (Төмән), Маргарита Скипина (Волгоград өлкәсе) "Нәфис сүз. Аерым чыгыш" номинациясендә иң-иңнәр дип табылды. "Нәфис сүз. Күмәк чыгыш" номинациясендә II урын билгеләнмәгән. Беренче урынга Тверь өлкәсеннән Денис Васильев һәм Иван Цветков, өченче урынга Саратовтан "Олимп" шигърият студиясе лаек булды.
"Оригиналь жанр" юнәлешендә жюри рәисе Александр Песков махсус бүләкләрне ХМАО, Төмән өлкәсе, Пермь крае, Татарстан, Тыва Республикалары, Киров, Саратов өлкәләре вәкилләренә тапшырды. Гран-прига И. Яковлев исемендәге Чувашия дәүләт педагогика университеты иҗат коллективы лаек булды. Бу юнәлеш иң зур номинацияле - "Оригиналь жанр", "Цирк", "Синтез-номер", "Пародия", "Пантомима", "Боди-арт" һәм "Мода театры". Аларның лауреатлары арасында Татарстанның 4 вәкиле дә бар.
"Бию" юнәлешендәге махсус призлар Татарстан, Чечня, Ингушетия, Адыгей, Марий Эл, Саха, Тыва, Төньяк Осетия Республикалары, Самара, Төмән өлкәләре вәкилләренә эләкте. Төньяк Осетиянең "Арс" төркеме, мәсәлән, аңа "Иң якты дебют" өчен лаек булды, Якут дәүләт университетының "Кюндэл" халык биюләре ансамбле "Иң яхшы милли костюм" тәкъдим иткән өчен билгеләп үтелде. Татарстанның "U 13" бию проекты иң яхшы башкару осталыгы ягыннан бәяләнеп үтте. Лауреатлар "Эстрада биюе", "Халык биюе", "Бал биюләре", "Заманча биюләр", "Фристайл", "Брейк-данс" номинацияләре буенча билгеләнгән. Алар арасында республикабызның "Action Crew" брейк-командасы, Анна Камышева һәм Григорий Кириллов (I урын), "Кристалл" бию коллективы (II урын), "Мизгел" бию театры (III урын) бар. Бу юнәлештә Гран-прига Төмән өлкәсенең "Европа" пластика театры лаек булды. Моннан тыш, бертөркем коллективка Бөтенроссия бию оешмасы һәм РФ Заманча биюләр федерациясе президенты Андрей Кокоулинның махсус бүләкләре тапшырылды. Алар арасында 2010 елда узачак Бөтендөнья бию олимпиадасына, "Бию трилогиясе" дигән халыкара өйрәтү семинары, Street Show буенча тугызынчы Россия Кубогы ярышларына махсус чакырулар бар. Ә менә Төньяк Осетиянең бию коллективы бу юнәлештә үзенчәлекле призга лаек булды. Осетин егетләре һәм кызлары август ахырында Германия шәһәрләренә сәфәр белән бүләкләнде.
Бүген "Казан Экспо" ХКҮ мәйданчыгында, Илһам Шакиров исемендәге залда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналар узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.