Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Илсур Метшин: "Без бай мәдәни мирастан бик начар файдаланабыз"
2009 елның 18 мае, дүшәмбе
Казан шәһәрен халыкара аренада ничек танытырга, башкалага туристларны ничек итеп җәлеп итәргә? Бүген бу хакта Казан мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә фикер алыштылар.
Иң башта 2008 елда Казанда туризм өлкәсендә ниләр эшләнгәнлеге турында шәһәр башкарма комитетының Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Сергей Иванов хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, узган ел Казан шәһәрен Россия, Германия һәм Бөекбритания базарларында таныту буенча эш алып барылган. Аерым алганда, Казан шәһәре делегациясе Германиядә, Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә туристик күргәзмәләрдә катнашкан. Чит ил һәм Россия туроператорлары һәм журналистлар өчен реклама-мәгълүмати характерда турлар оештырылган. Россия һәм чит илләрнең массакүләм мәгълүмат чараларында Казан турында мәгълүматлар чыгарылган.
Нәтиҗәдә 2008 елда "Казан" халыкара аэропорты тарафыннан хезмәт күрсәтелгән пассажирлар саны 700 меңнән артып киткән, Казан елга порты аша башкалага килүчеләр 150 мең кеше булган. С.Иванов сүзләренчә, 2007 ел белән чагыштырганда, 40 процент үсеш күзәтелгән.
Гомумән алганда, узган елда Казан үзенә 850 мең турист һәм экскурсантны җәлеп иткән. Туристларның төп агымы Россия төбәкләреннән булган. Чит илләрдән килгән туристлар саны 70 меңгә җиткән. Аның 23 меңе - ерак чит илләрдән. Казанга Германия, Төркия, АКШ, Сербия, Италия һәм Бөекбритания кебек чит илләрдән килүчеләр 2008 елда 60 процентка арткан.
Сергей Иванов сүзләренчә, агымдагы елда ирешелгән күрсәткечләрне саклап калу һәм эчке туризмны 5-10 процентка үстерү бурычы тора. Әлеге бурычны үтәү максатында, www. gokazan.ru адресы буенча урнашкан туристик портал эшләнгән. Порталда Казанның истәлекле урыннары, туристик инфракструктура объектлары, шәһәр турында язмалар урнаштырылган. Шулай ук монда Казан турында фильмнар, вакыйгалар турында мәгълүмат, кунакханәләрне броньләштерү, экскурсияләргә заказ бирү системасы да бар. Хәзерге вакытта әлеге порталга көненә 120 кеше керә. Бу уртача күрсәткеч булып санала.
Бүген Казан мэры Илсур Метшин башкала туризмын үстерү өчен тагын нәрсә кирәклеге белән кызыксынды. С.Иванов хәбәр иткәнчә, Казан турында мәгълүмат җитәрлек түгел. "Кайбер вакытта кешеләр биредә нәрсә барын да белмичә килә", - диде ул.
Илсур Метшин кайбер илләрнең туризм хисабына гына яшәвен ассызыклап үтеп, Казандагы иң кызыклы урыннарны ачыкларга, хезмәт күрсәтүнең (аңа кунакханәләр дә, сувенирлар да, туклану да, экскурсияләр дә керә) бәяләрен төгәл билгеләргә тәкъдим итте. "Бездә шундый бай мәдәни мирас бар, ә без аннан бик начар файдаланабыз. Кешеләр бирегә бер килгәч, сагынып кире кайтырлык булсын", - диде мэр.
МА "Татар-информ", 2009 елның 18 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз