Казан вертолет заводы "HeliRussia 2009" күргәзмәсендә катнаша

2009 елның 18 мае, дүшәмбе
1 майда Мәскәүдә вертолет индустриясенең "HeliRussia 2009" II халыкара күргәзмәсе ачыла. Анда Казан вертолет заводы делегациясе вәкилләре дә катнаша.

Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Казан вертолет заводы генераль директорының тышкы икътисади элемтәләр буенча урынбасары Валерий Пашко хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Казан вертолет заводы "Россия вертолетлары" холдингының берләштерелгән стенды составында катнашачак. Казан заводы Ми-8/Ми-17, "Ансат", шулай ук Ми-38 һәм "Актай" вертолетлары тәкъдим итәчәк. Казан белгечләре күргәзмәдә икенче ел рәттән катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International