Казан Сабантуенда Ислам башкалалары лигасы вәкилләре катнаша

2009 елның 18 мае, дүшәмбе
20 июньдә узачак Казан Сабантуенда Ислам башкалалары лигасы вәкилләре, ягъни бу шәһәрләрнең мэрлары катнашачак. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин хәбәр итте.

Мэр сүзләренчә, бу сәфәр - Ислам башкалалары лигасы өчен беренчесе. Моңарчы алар күчмә утырышлар уздырмаган. Ислам башкалалары лигасы конференциясе РФ Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Гомумән алганда, Казанда 20 июньдә Сабантуй бәйрәме өч җирдә - Совет районында һәм Идел буе районнарында Каенлыкта, Киров районындагы Аккош күлендә уза. Башка районнарда халык җирле паркларда күңел ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International