Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Ф.Мөхәммәтшин: "Татарстанда хакимият һәм ММЧ арасында мөнәсәбәтләр көйләнгән"
2009 елның 19 мае, сишәмбе
18 май көнне ТР Дәүләт Советында спикер Фәрит Мөхәммәтшин "Ачык ишекләр көне"ндә катнашучы "Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре белән очрашты. Аңа кадәр "яңагасырлылар" комитетларда булып, чәй өстәле янында депутатлар белән әңгәмә корды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: парламентта иҗтимагый оешмалар, студентлар, киң җәмәгатьчелек өчен мондый очрашулар оештырылып тора.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы - ачык һәм демократик хакимият органы. "Без очрашуларны сезнең кебек зур холдингтан башлап җибәрергә кирәклегендә һич тә шикләнмәдек. Сез - халыкара аудиториягә эшләүчеләр. Тапшыруларны ике дәүләт - татар һәм рус телләрендә эшлисез, моның белән законнарны үтәвегезне күрсәтәсез. Сез елдан-ел камилләшә барасыз, сезгә ихтыяҗ үсә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
"Татарстанда хакимият һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында мөнәсәбәтләр көйләнгән. Журналистлар корпусы, сәяси һәм идарә белән бәйле карарлар кабул иткәндә, хакимияткә йогынты ясый", - диде спикер. Ул массакүләм мәгълүмат чараларының халыкны мәгълүмат белән тәэмин итүдә оперативлыгын билгеләп үтеп: "Сезнең бурычыгыз - дөрес мәгълүмат бирү", - диде. Фәрит Мөхәммәтшин, теле-радио хезмәткәрләрен Матбугат көне белән котлап, кыюрак һәм активрак булырга чакырды.
"Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов билгеләп үткәнчә, "Ачык ишекләр көне" кысаларында парламент депутатлары һәм компания хезмәткәрләре бик кызыклы һәм файдалы әңгәмә корган. "Хезмәткәрләр бик күп мәгълүмат туплады, алар аны алга таба үз эшчәнлекләрендә файдаланачак", - диде башлык.
Билгеле булганча, "Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе үз эченә "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалын, "Яңа Гасыр" һәм "Love" радиоларын һәм "На волне Татарстана - Татарстан дулкынында" атналык газетасын ала. "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалы Татарстанда һәм аннан читтә яшәүче татарларның милли-мәдәни үзаңын үстерү өстендә эш алып бара. Тупланып яшәүче милләттәшләребезне милли-мәдәни-тарихи аң дәрәҗәсендә берләштерә. Россия һәм Евразия медиакиңлегендә Татарстанны зур үсеш алучы, бай икътисадый, мәдәни һәм спорт потенциалы булган төбәк буларак күрсәтә.
Илшат Әминов сүзләренчә, "ТЯГ" каналы тәүлегенә 22 сәгать буе күрсәтә, телевизор караучылар саны 35 миллионга җитә. Тамашачыларга 45 - телевизион, 10 радио программасы - хәбәрләр, иҗтимагый-сәяси тапшырулар гына түгел, телесериаллар, ток-шоулар, спорт матчларының һәм кызыклы тамашаларның турыдан-туры трансляцияләрен дә тәкъдим итә.
Телеканал тапшырулары иярчен аша сигнал Россия регионнары, БДБ илләре, Европа һәм Азиянең зур өлешенә тарала. "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының көчле сигналын Татарстанның һәр районында тотып була. Каналның телетапшыруларын Удмуртия, Башкортстан, Чувашия республикаларында, Мәскәү, Свердловск, Оренбург, Самара, Саратов, Новосибирск, Төмән, Әстерхан өлкәләрендә, Красноярск, Краснодар крайларында, Казахстан, Финляндия, Төркия, Чехия, Латвия, Литва, Эстониядә карыйлар.
Илшат Әминов бүгенге очрашуда "Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе белән бәйле проблемаларга тукталды. Ул компаниянең техник җиһазларын яңарту зарурлыгын, архивларны саклау һәм санлы технологияләргә күчү мәсьәләләрен күтәрде.
Парламент башлыгы белән әңгәмә барышында "яңагасырлылар" депутатларга татар телен камилләштерергә кирәклеген, Дәүләт Советында журналистлар өчен махсус курслар оештырырга кирәклеген әйтте.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасарлары Александр Гусев һәм Римма Ратникова, парламент секретаре Лилия Маврина, парламент комитетлары рәисләре катнашты.
МА "Татар-информ", 2009 елның 18 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз