18 май көнне Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан халкына мөрәҗәгать итте.
"Халыкара музейлар көне 1977 елдан башлап бөтен дөньяда ел саен 18 майда билгеләп үтелә. Бу мәдәни мирасны саклау максатыннан музей бергәлеге һәм музей дуслары көчләрен берләштерүгә чакыра торган һөнәри бәйрәм. Татарстан Республикасы өчен бу аерым әһәмияткә ия. Республика халыкларының уникаль мәдәни мирасы 13 дәүләт музеенда һәм музей-тыюлыкларда, 72 муниципаль музейда тәкъдим ителгән.
Узган ел Татарстан музейлары өчен истәлекле булды. Нәкъ безнең республикада Дәүләт Эрмитажы, Лувр музее һәм Татарстан Республикасы Милли музее экспонатларын берләштергән "Кытайдан Ауропага кадәр. Ислам дөньясы сәнгате." уникаль күргәзмә проекты гамәлгә куелуын билгеләп үтәргә кирәк.
2008 елда республика музейларында беренче тапкыр музей коллекцияләрен исәпкә алуның автоматлаштырылган системасын кертүнең беренче этабы гамәлгә куелды. Бу музейлар һәр экспонатны мәдәниятнең мәгълүмати кырына кертеп, җирле бергәлек белән хезмәттәшлек итүнең яңа формаларын табып җәмгыятькә ачык була бара.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.