Ф.Мөхәммәтшин: "Татарстан галимнәре җәмгыятьтә лаеклы урын тота"

2009 елның 16 мае, шимбә
"Татарстан галимнәре, гомумән, ТР Фәннәр академиясе республиканың социаль-икътисади үсеше белән бәйле бурычларны хәл итүгә зур өлеш кертеп, җәмгыятьтә лаеклы урын тота. Бүгенге катлаулы чорда галимнәр, Фәннәр академиясенең роле берничә тапкырга арта. Шуны күздә тотып, дәүләт хакимияте органнары кризис чорында фәннең өстенлекле юнәлешләренә ярдәм итү, аларны финанслау юлларын табарга тиеш. Ул кризиска каршы чаралар чылбырының бер буыны буларак, катлаулы чорның йогынтысын киметергә дә булышачак. Шулай ук республика халык хуҗалыгының прогрессив үсешен тәэмин итеп, аңа дөнья киңлегендә лаеклы урын табарга ярдәм итәргә тиеш". Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу фикерен бүген ТР Фәннәр академиясенең еллык гомуми җыелышында җиткерде. Аның эшендә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, министрлык-ведомстволар, вуз җитәкчеләре, галимнәр, эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы шулай да республиканың фәнни җәмәгатьчелеген мактауга гына корылмаган иде. Ул галимнәр алдында торган бурычларга тукталып, сүлпәнлек күрсәтелгән позицияләргә игътибар юнәлтте. Дәүләт Советы рәисе ассызыклаганча, республика Президенты парламентка еллык Юлламасында зур сәнәгый потенциалы булган Татарстанга кризисның йогынтысын мөмкин кадәр киметү буенча тәкъдимнәр туплау бурычын куйган иде. Парламент рәисе фәнни җәмәгатьчелекнең бу тәкъдимнәр туплауда бик сүлпән катнашуын искәртте. Аның фикеренчә, хәзер алда яңа бурыч тора. Кризистан соңгы чорда республика үз приоритетларын галимнәр фикере, Фәннәр академиясе аша, галимнәрнең төгәл үлчәнгән академик алымнарына нигезләнеп формалаштырырга, республиканың агымдагы стратегик бурычларын хәл итәргә ниятли. Фәрит Мөхәммәтшин Россиядә яңа белем стандарталары кысаларында ана телендә белем алу һәм туган тел дәресләрен саклап калуда фәнни җәмәгатьчелекне активлыкка чакырды.

ТР Фәннәр академиясенең 20 еллык юбилеена да күп калмады. Фәрит Мөхәммәтшин 1990 еллар башында республиканың фәнни җәмәгатьчелеген, элитасын югалтмыйча, аларны Фәннәр академиясе төзеп бергә туплау дөрес юл булды дип саный. Бу стратегик бурыч үтәлгән. Ике дистә ел эчендә республика галимнәре сакланып кына калмыйча, аларның сафы арткан. Нәтиҗәсе күз алдында. Бүген Татарстанда 86 дәүләт фәнни үзәге, 38 югары уку йорты эшли. 1300 гә якын фән докторы, 6 меңнән артык фән кандидаты исәпләнә. "Бу республиканың бик зур хәзинәсе. 20 еллык алдыннан бу интеллектуаль байлыкның республика мәнфәгатьләре өчен ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдалануы турында ныклап уйланырга кирәк", -дип белдерде ул.

Фәннәр акдемиясенең еллык җыелышында чыгыш ясаган Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов хәзер кайбер ииновацияле проектларны финанслауда кыенлыклар булуына тукталган иде. Ул белдергәнчә, финанслаудан башка бүген алгарышны көтү мөмкин түгел. Бу фикерне үз чыгышында республика парламенты җитәкчесе дә куәтләде. Аның фикеренчә, фән кризис чорында үзенең мөмкинлекләрен тагын да ачыграк күрсәтергә тиеш. Фәрит Мөхәммәтшин якын көннәрдә 2009 елга кабул ителгән бюджетның яңадан каралачагын җиткерде. Анда бүгенге вәзгыятьтән чыгып, керем базасын кыскартырга туры киләчәк. Аның аңлатуынча, ничек кенә булмасын, бюджет социаль юнәлешен саклап калырга тиеш. Ул катлаулы чорга карамастан, фән тармагын үстерүгә финанслар булачагын ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International