Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанның яшь архитекторлары Мэр Гранты өчен ярыша
2009 елның 16 мае, шимбә
Мэр Грантына игълан ителгән ачык конкурсның 3 нчесе быел 23 мартта башланып киткән иде. Казан шәһәренең проект-архитектура оешмаларында эшләр өчен югары сыйфатлы белгечләр туплау, әйбәт кадрлар формалаштыруны максат итеп оештырылган әлеге конкурста Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм аспирантлары, шушы уку йортын тәмамлап чыкканнар катнаша ала, җиңүчеләргә дөньяның иң зур архитектура вузларында һәм әйдәп баручы компанияләрендә белем алу, стажировка үтү мөмкинлеге бирелә.
Конкурсның 6 сәгатьлек I сайлап алу туры кысаларында “стажировка” номинациясендә Казандагы Әхтәмов урамында ябык бассейн проекты эскизын ясау, “белем алу” номинациясендә күп аралыклы һәм күп функцияле спорт комплексын проектлау буенча конструкторлык тәкъдимнәре кертү таләп ителгән иде. II турда, конкурсантларның инглиз телен белү дәрәҗәсен ачыклау өчен, тест яздырылды. Нәтиҗәдә, III турга “стажировка” буенча 20 кеше, “белем алу” номинациясе буенча 5 кеше сайлап алынды. Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, быел конкурста катнашып белем алу өчен 14 белгеч, стажировка узу хокукы өчен әлеге уку йорты факультетларының IV, V курс студентларыннан 55 кеше теркәлгән булган.
15 май көнне Казан Ратушасында Мэр Гранты конкурсының соңгы этабы булды. Финалга чыккан 25 конкурсантны Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге комиссия (анда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры һәм деканы, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре керә) кабул итеп, һәрберсе белән аерым-аерым әңгәмәләште, алдагы этапларда башкарган эш нәтиҗәләре белән якыннан танышты, әһәмиятле саналган эшләренең сызымнарын, иллюстрацияле материалларын карап, өстәмә сораулар бирде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә 20 майга билгеләнгән.
МА "Татар-информ", 2009 елның 16 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз