Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Миңнеханов: "Капиталь ремонт темпларын арттыра. Хәзер сыйфатка игътибар юнәлтергә кирәк"
2009 елның 15 мае, җомга
15 май Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республикада капиталь ремонт программасы үтәлешенә багышланган традицион видеоконференция үткәрде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин эшләрнең барышы турында доклад белән чыгыш ясады. Министр хәбәр иткәнчә, 14 майда 2132 йортта (2009 елгы программага кертелгән йортларның гомуми санының 91 проценты) ремонт эшләре башланган. Бары тик 29 муниципаль берәмлектә генә программада планлаштырылган барлык йортларда төзекләндерү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә 212 йортта эш башланмаган әле.
Апас муниципаль районыннан тыш (анда барлык 5 йортта да төзекләндерү эшләре тәмамланды), бу атнада Актаныш районы да барлык йортларда эшләрне төгәлләргә ниятли. Буа районында - 3, Кукмара һәм Кайбыч районнарында берәр йортта ремонт эшләре тәмамланган.
Марат Хөснуллин Актаныш районының уңай тәҗрибәсен аерым билгеләп үтте. "Актаныш районында торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыру тулысынча төгәлләнгән, - дип белдерде министр. - Анда барлык йортлар да ремонтланган, торак-коммуналь хуҗалыгы тәртипкә китерелгән, федераль законның барлык таләпләре дә үтәлгән".
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры муниципаль берәмлек җитәкчеләренә эшләрне үтәү графигын тагын бер тапкыр карап чыгу үтенече белән мөрәҗәгать итте. "Тәкъдим ителгән графиклар буенча хөкем йөрткәндә, июль аенда - 1,7 миллиард, августта - 3 миллиард, сентябрьдә тагын 1,7 миллиард сумлык эш башкару планлаштырылган, - дип хәбәр итте Марат Хөснуллин. - Бу физик яктан чынбарлыкка туры килми. Хәтта бу акчаларны үзләштерсәгез дә, барыбер дә мондый суммага документлар әзерләмәячәксез".
Бүгенге көндә башкарылган эшләрнең күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә - бу программада каралган гомуми күләмнең 26 проценты. Идарәче оешмаларның счетларына күчерелгән акчаларның (барлык дүрт финанслау чыганагын да исәпкә алып) гомуми күләме инде 5,48 миллиард сум тәшкил итә. Бу республика капиталь ремонт программасында каралган акчаларның яртысыннан артыгы дигән сүз.
Подряд оешмаларга 3,02 миллиард сум акча күчерелгән. Әмма, М.Хөснуллин билгеләп үткәнчә, программаны финанслау өчен каралган җирле бюджет акчаларының (1,1 миллиард сум) идарәче компанияләр счетына нибары 146 миллионы гына күчерелгән. Казан һәм Чаллы шәһәрләрендәге вәзгыять аеруча зур борчу уята - алар торак-милекчеләре ширкәте һәм идарәче компанияләргә бер тиен дә акча күчермәгән.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларының игътибарын тагын бер тапкыр программаны финанслауда катнашу буенча шартларны үтәргә кирәклегенә юнәлтте.
Р.Миңнеханов, тулаем алганда, капиталь ремонт эшләренең башкарылу темпын уңай бәяләде. "Тулы көченә эшкә керештек, - дип белдерде Премьер-министр. - Хәзер эшләрнең сыйфатына игътибар юнәлтергә кирәк. Халыкка зур уңайсызлыклар тудырмас өчен, капиталь ремонтны җәйге чорда башкарырга кирәк. Җәен башкарылган эшләрнең сыйфаты да яхшырак булачак".
МА "Татар-информ", 2009 елның 15 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз