Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда БДБ илләре миграция органнары җитәкчеләре Советының утырышы эшли башлады
2009 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре миграция органнары җитәкчеләре Советының законсыз миграциягә каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган утырышы эшли башлады. "Корстон" комплексында узучы бу масштаблы чарада Россия Федераль миграция хезмәте директоры, генерал-милиция полковнигы Константин Ромодановский, БДБ Башкарма комитеты, РФ, Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Украина, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан делегацияләре вәкилләре катнаша. Утырышны ачу тантанасы ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров катнашында узды.
Казан БДБ илләре миграция органнары җитәкчеләрен кабул итүче Россиянең икенче төбәге. Моңа кадәр Совет утырышларының берсе Санкт-Петербургта узган булган. Законсыз миграциягә каршы көрәш өлкәсендә хезмәттәшлек, килештерелгән миграция сәясәте үткәрү өчен шартлар тудыру - бу утырышта фикер алышуга чыгарылган төп темалар әнә шулар. Константин Ромодановский журналистлар белән әңгәмә барышында белдергәнчә, бу җыен компетентлы органнар хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, миграцион вәзгыятьнең кайбер тискәре йогынтысын киметүгә, хезмәт мигрантларының социаль-икътисади хәлен һәм хокукларын тиешенчә тәэмин итүгә ярдәм чарасы буларак уйланылган.
Аның сүзләренә караганда, узган ел закон бозган өчен 20 мең мигрант Россия территориясеннән куып чыгарылган. Быел бу сан артуга бара. Узган 3 ай эчендә генә дә илдән 10 мең мигрант куылган. "Якын чит илләрдән эшче куллар Россиягә агыла тора. Моңа БДБ илләренә караганда Россиянең икътисады көчлерәк булу тәэсир итә. Хезмәт миграциясе эшче көчләр белән тәэмин итә. Куып чыгарылучылар мөмкин кадәр аз булсын өчен, закон нигезендә эшләүче мигрантлар санының күп булуы кирәк. Бу мәсьәләләр Россиядә эшче кулларны яклау мәнфәгатен күздә тотып, катгый рәвештә җайга салынырга тиеш. Бүген илдә миграция белән бәйле вәзгыять катгый контрольдә тотыла. Законсыз нигездә эшче кулларны файдалануга юл куймаска тырышабыз. Шулай да әле вәзгыятьне гади димәс идем", -ди Федераль миграция хезмәте башлыгы.
Законсыз миграциягә каршы көрәштә Россиянең БДБ илләре белән хезмәттәшлеге ике яклы килешүләр нигезендә алып барыла. Шулай ук Хезмәт ияләренең хокукларын яклау турындагы Конвенция эшләнгән. Константин Ромодановский хәбәр иткәнчә, хәзер мигрантларның оешкан төстә күчешен тәэмин итү системасын төзү буенча документ эшләнә. Ул тиешле әзерлеге, квалификациясе булган якын чит ил гражданнарының үз иленнән китеп, Россиягә конкрет эш бирүчегә, конкрет эш урынына килүен күздә тота. Бер яктан, Россиягә сорау булган эшче куллар гына килә, икенчедән, мигрантларның хокуклары ышанычлы тәэмин ителәчәк.
Бүген утырыш тәмамланганнан соң, көннең икенче яртысында Россия Федераль миграция хезмәте директоры, генерал-милиция полковнигы Константин Ромодановский белән ТР Эчке эшләр министры урынбасары вазифаларын башкаручы Евгений Дәүләтшин, Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Сергей Чепуштанов Яшел Үзәндә Федераль миграция хезмәте Татарстан идарәсенең биредәге бүлегенең яңартылган бинасын ачу тантанасында катнашачак.
Иртәгә "Корстон"да ЕврАзЭС ның Интеграция комитеты каршындагы Миграция сәясәте советының һәм Коллектив куркынычсызлык килешүе оешмасына кергән илләрнең компетентлы органнары җитәкчеләре координация советының законсыз миграциягә каршы көрәшкә багышланган уртак утырышы планлаштырылган. Шул ук көнне БДБ делегациясе вәкилләре ЕврАзЭС ның Интеграция комитеты каршындагы Миграция сәясәте советының утырышын да уздырачак.
МА
"Татар-информ"
, 2009 елның 14 мае
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз