Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Ренат Акчурин: "Татарстан Россиядәге иң сәламәт республикаларның берсе"
2009 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Казан дәүләт медицина университетының 195 еллыгына багышланган чаралар кысаларында башкалабызга атаклы хирург, Россия Медицина фәннәре академиясе академигы Ренат Акчурин килде. Бүген ул Казан дәүләт медицина университетында Татарстанның медицина хезмәткәрләре алдында лекция укыды. Университетка сәфәре барышында академикны ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов озатып йөрде.
Лекция алдыннан Р.Акчурин журналистлар белән аралашты. Аның сүзләренә караганда, республикада уңай динамика күзәтелә, ул гомер озынлыгы буенча статистиканың яхшыруына китерәчәк. Татарстан хәзерге вакытта да Россиянең иң сәламәт республикаларыннан берсе санала, дип ассызыклады академик.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, үз чиратында, Р.Акчуринга Татарстанга күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. "Ренат Акчуринның шәхси катнашы белән Казанда Россия Федерациясендәге иң яхшы учреждениеләрнең берсе - Төбәкара клиник-диагностика үзәге ачылды. Шуның нәтиҗәсендә Татарстанда күп санда югары технологияле операцияләр ясала. Якын көннәрдә Р.Акчуринның ярдәме белән шундый үзәкне Чаллыда ачу күздә тотыла", - диде ул.
Журналистлар белән очрашканнан соң, Р.Акчурин медицина университетының актлар залында Татарстанның медицина хезмәткәрләре алдында лекция укыды. Ул йөрәктәге ишемия авыруын дәвалауда заманча хирургия технологияләре хакында сөйләде.
МА "Татар-информ", 2009 елның 14 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз