Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
"Студентлар язы" Казанда дәвам итә
2009 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Ил төбәкләре уку йортлары факультетларында башланган студентлар язы бу атнада Казанда дәвам итә. Татарстан 14 майдан 18 енә кадәр Россия студентлары мәркәзенә әйләнде. Бүген Казанда студентлар тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе - "Россия студентлар язы-2009" фестиваленең финал өлеше старт ала. Бүген шул уңайдан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырылды.
"Россия студентлар язы" 72 төбәк, 9 төбәкара фестивальне һәм Бөтенроссия финал фестивален үз эченә ала. 2001 елда аның финал өлеше Казанда узган иде инде. Ул вакытта Татарстан башкаласы илнең 49 төбәгеннән талантлы яшьләрне үзенә җыйды. "Россия студентлар язы" программасының башкарма дирекциясе директоры Анастасия Махнакова белдергәнчә, быелгы фестивальдә илнең 60 тан артык төбәгеннән 1700 дән артык талантлы егет һәм кыз катнаша. Беренче тапкыр буларак, быелгы студентлар язы Россия кысалары белән генә чикләнмичә, Казахстанның Байконур шәһәре һәм Көньяк Осетия республикасы яшьләрен дә үзенә тарткан.
Төрле өлкәләр буенча халыкара ареналарда үзен танытап килгән Татарстан, аның башкаласының җиңүләре инде беркемгә дә гаҗәп түгел. Берничә дистә елдан соң Россиядә Халыкара студентлар спорты бәйрәмен уздыру хокукын да Казан яулады. "Быелгы "Россия студентлар язы" фестивален уздыру өчен көрәштә Казанның төп көндәше Санкт-Петербург иде. Илдәге танылган студентлар үзәкләренең берсе булган, 2013 ел Универсиадасы башкаласы булачак Казанның җиңүенә шикләнмәдек. Казан фестивале студентлар кыйммәтләрен пропагандалауда чираттагы адым булачак", - дип Мәгариф буенча федераль агентлыкның мәгариф учреждениеләре һәм "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Петр Анисимов үзенең фикерләре белән уртаклашты.
РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Яшьләр сәясәте департаменты җитәкчесе Борис Гусев белдерүенчә, быелгы "Студентлар язы" Яшьләр елы кысаларында уздырылучы төп өч чараның берсе булчак.Ул быел Россиядә уздырылучы Яшьләр елын илнең иҗтимагый-сәяси тормышындагы мөһим вакыйга буларак бәяләп, илнең инновацион үсешендә яшьләрнең зур ролен билгеләп узды. 2006 елдан бирле әлеге фестиваль Олимпиада һәм конкурс чаралары исемлегенә кертелгән, һәм аның йомгаклары буенча ел саен "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында талантлы яшьләргә ярдәм буларак премияләр бирелә. "Россия студентлар язы" программасы ил күләмендә сәнгать өлкәсендә яшь талантларны барлау белән генә чикләнмичә, фестивальне оештыручылар арасыннан яңа буын идарәчеләр, менеджерлар үстерергә дә ярдәм итә. Шуңадыр да ел саен әлеге чарага куелган таләпләр арта гына бара.
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев белдерүенчә, Казан фестивален югары дәрәҗәдә уздыру өчен барысы да эшләнә. Кунаклар башкаланың мәртәбәле "Татарстан", "Ривьера", "Гранд Отель Казан", "Шаляпин", "Корстон", "Хыял" кунакханәләренә урнаштырылган. Финал фестиваленә бүген кич "Баскет-холл"да тантаналы шартларда старт бирелә. Конкурс программалары шәһәрнең иң яхшы мәйданнарында - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия, В.Качалов исемендәге Зур рус драма театрлары сәхнәләрендә, "Уникс", "Костон" залларында узачак. Йомгаклау гала-концерты 18 май кичендә "Пирамида" сәхнәсендә үтә. Яшь талантлар үзләренең осталыгын музыка, бию, театр, оригиналь жанр, журналистика һәм төбәк концерт программалары жанрларында, номинацияләрендә сынаячак. Бу юнәлешләрдә аларның эшләрен халыкара конкурслар лауреаты Александр Песков, РФ атказанган артисты Андрей Билль, Мәскәү дәүләт сәнгать һәм мәдәният университетының хореография факультеты деканы Борис Санкин, РФ халык артисты Юрий Васильев, Россия театр сәнгате академиясе профессоры Геннадий Дадамян, "Вести-Москва" программасы хәбәрчесе Аркадий Цирульников җитәкләгән жюри бәяләячәк.
Үзешчән сәнгатьтә катнашып йөргән студентларның төп эшләре булган укуга вакытлары каламы? Дәресләр күп калдырган өчен аларны уку йортыннан куу янамыймы? Бу сорауга җавап бүгенге очрашуда катнашкан яшьләрне, журналистларны кызыксындырды. Фестивальне оештыручылар мондый сорау бирүчеләрне тынычландырырга ашыга. Алар фикеренчә, вузлар уку йортының дәрәҗәсен күтәрергә, имиджын булдырырга ярдәм иткән мондый талантлы яшьләргә рәхмәтле генә. Уку йортлары кыен чакта студентларның хәлләренә керә белә.
МА "Татар-информ", 2009 елның 14 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз