Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
М.Шәймиев: "Хәйриячелек күпләр өчен яшәү кагыйдәсенә әйләнә бара"
2009 елның 13 мае, чәршәмбе
13 май көнне Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәиселегендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышы узды. ТР Премьер-министр урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, "Беренче канал" ААҖ генераль директоры урынбасары Олег Вольнов, әлеге каналда эфирга чыгучы "Сәламәтлек" ("Здоровье") тапшыруының авторы һәм алып баручысы Елена Малышева, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар җитәкчеләре, хәйриячеләр катнашында узган бүгенге утырыш тулысы белән балалар мәнфәгатьләре өчен хәйриячелеккә багышланды.
2007 ел Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителгән иде. Аннан соң килгән 2008 - Гаилә елында, быелгы Спорт һәм сәламәт яшәү елында да хәйрия традицияләре, аның белән бәйле саваплы гамәлләр дәвам итеп, "алтын җеп" булып сузылып бара. Бүгенге утырышны ачып җибәргән Президент Минтимер Шәймиев, кереш чыгышында республикада алып барылучы хәйриячелек эшләренә тукталып узды. "Берничә ел элек бу күркәм традицияне яңадан торгызу теләге белән күп нәрсәгә ирештек. Күпләребез өчен хәйриячелек яшәү нормасына әйләнеп бара. Бу изге эшне халык чын күңелдән, күңел өчен дип башкара", -дип билгеләп узды республика башлыгы.
Элегрәк тә, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр күп булган. Ә бу эшне системалы итеп оештырганнан соң, ярдәм итүчеләр тагын да арткан, ярдәм итү формалары төрлеләнгән. Президент ассызыклаганча, монда шәһәр-районнар тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ физик һәм юридик затларның исемлеге тәгаенләнү, аларның адреслары төгәл күрсәтелеп бирелү зур роль уйнаган. Ярдәм кулы сузучыларның барысын да исәпкә алып бетереп тә булмый. Исемнәрен әйтмичә генә изге гамәлләр кылучылар да шактый республикада.
Президент республикакүләм акцияләр уздыруның бу эштә мөһим урын алып торуын искәртте. Шундый акцияләр нәтиҗәсендә барлык мохтаҗ инвалидлар коляскалар, ишетү аппаратлары белән тәэмин ителгән. Узган уку елында беренче сыйныфка баручы социаль яклауга мохтаҗ балаларны мәктәпкә кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылган. "Без хәзер туктала алмыйбыз, мондый ярдәм чаралары алга таба да дәвам итәчәк. Бурыч - тормышның барлык якларын колачлап, алга таба җәмгыятьнең нәрсәгә мохтаҗ булын ачыклау", -ди республика башлыгы.
Минтимер Шәймиев быел Балаларны халыкара яклау көненә туры китереп Татарстан белән масштаблы хәйрия акциясенә алынган "Беренче канал" ААҖ җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Ул белдергәнчә, дөньяда балаларны яклау белән бәйле проблема күп яклы. Шуңа күрә аларны чишү өчен күп формалар кирәк. "Төп максат- баланы кеше итү. Моңа ирешү өчен без бу юлда нинди киртәләр булуын ачыклап, аларны чишү юлларын белергә тиешбез. Балаларның язмышлары бер-берләреннән аерыла. Глобальләшү шартларында аларга игътибар кимергә тиеш түгел. Аларга ярдәм итү өчен өлкәннәрдән зирәклек таләп ителә", -ди Президент.
Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы белән апрельдә "Без булдырабыз!" дигән республика хәйрия акциясенә старт бирелгән иде. Әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр 5075 кыска номерына ДЕТИ сүзе белән СМС юлларга тиеш. Хәбәрнең бәясе 30 сум. Моннан җыелган акчалар балалар дәвалау, мәгариф, социаль учреждениеләренә, инвалид-балаларга адреслы ярдәм күрсәтү өчен тотылачак. Бүгенге Хәйрия эшләре мәсьәләләре буенча республика советы утырышы ахырында игълан ителгәнчә, тавыш бирүчеләр саны инде 254 меңгә якынлаша иде. Утырышта катнашучылар да моңа үз өлешләрен кертте.
МА "Татар-информ", 2009 елның 13 мае
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз