Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
“РОСНАНОТЕХ” делегациясенә Татарстанның инновация проектлары тәкъдим ителде
2009 елның 27 марты, җомга
27 март көнне ТР Министлар Кабинетында ТР проектларын һәм программаларын гамәлгә ашыруда РФ Дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча республика ведомствоара комиссиясе белән “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” һәм Татарстан арасында нанотехнологияләрне, наноиндустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек Килешүен гамәлгә ашыру буенча Координация Советының уртак утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, генераль директор Анатолий Чубайс җитәкчелегендәге “РОСНАНОТЕХ” делегациясе, вузлар, предприятиеләр, фәнни институтлар җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Утырышта “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” җитәкчесенә нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә Татарстанда эшләнгән уннарча инновация проекты тәкъдим ителде. Яңа буын аккумуляторлар җитештерү - шуларның берсе. Казан дәүләт университеты галимнәренең бу хезмәт “җимешен”утырышта ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов презентацияләде. Аның аңлатуынча, бу уникаль аккуумуляторның конкурентлык өстенлеге - җиңел, йөк автомобильләре, тракторлар өчен бердәй файдаланыла алуында. Ул шулай ук авиа- һәм суднолар төзелеше тармагында да кулланыла ала. Нанотехнологияләр куллану ярдәмендә аккумуляторның ток сыйдырышлылыгы 1,5 тапкырга арткан. Бу нанопродуктның чыдамлылыгы да югары. Ул 40 градус салкында да тоткарлыксыз эшләргә сәләтле. Әлеге инновация проектын гамәлгә ашыруга чама белән 2 млрд.сумлык инвестицияләр кирәк. Татарстан шуның 146 млн. сумын үзе инвестицияләргә әзер. Утырышта шулай ук ятмаларның нефть бирү сәләтен күтәрүгә юнәлдерелгән берничә проект тәкъдим ителде. Алар Россиядә төп нефть ятмаларының искерүен күздә тотып эшләнгән.
Анатолий Чубайс утырыш соңында, журналистлар белән әңгәмәдә белдергәнчә, Татарстан Россиядә эре нанотехнологик кластер төзү өчен база төбәге булуга дәгъва итүче төп төбәк. Бүген биредә нефть эшкәртүдә, авиа, автомобиль төзелешендә, белем бирү, фәнни компонент буенча мая тупланган. “Бүген танышкан бу проектлар нанотехнологияләр өлкәсендә башлап куйган эш кенә түгел, ә конкрет хезмәтләр. Проектларның зур өлеше “РОСНАНОТЕХ” ярдәмен алырга лаеклы һәм аны алачак та”,- дип белдерде генераль директор.
“РОСНАНОТЕХ”тан финас ярдәме алуга экспертиза узган һәм фәнни-техник, бизнес таләпләренә җавап биргәнϰ проектлар өметләнә ала. Анатолий Чубайс белдергәнчә, бүген корпорацияциянең финанс мөмкинлекләре алынган проектларның финанслау күләменнән күбрәк. Шуңа күрә корпорация төбәкләрдән күбрәк инновация проектлары килүен көтә. Билгеле булганча, Татарстан “РОСНАНОТЕХ”ка 17 проект буенча заявка биргән. Бүгенге көндә шуның берсе буенча тиешле экспертиза, теркәлү үтеп, җитештерүгә керешергә рөхсәт алынган. Ул -“Данафлекс” җәмгыятенең нанокомпозит материаллар нигезендә пленкалар җитештерүгә кагылышлы проекты. Бүген “Россия нанотехнологияләр корпорациясе” әлеге предприятиедә булачак.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 27 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз