Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты булды
2009 елның 23 марты, дүшәмбе
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты булды. РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 10 мартында чыккан тиешле карары агымдагы елның 20 мартында “Российская газета”да дөнья күрде.
Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премияләрен тапшыру Ведомствоара советы тәкъдимнәрен караганнан соң, РФ Хөкүмәте икътисад фәннәре докторы, ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнехановка 2008 ел өчен фән һәм техника өлкәсендәге премияне һәм “Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты” дигән исемне бирергә карар кылды.
Лауреатлар арасында шулай ук техник фәннәр докторы, профессор, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты президенты Геннадий Дегтярев, икътисад фәннәре кандидаты, профессор, “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин, техник фәннәр докторы, профессор, ТР Министрлар кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге директоры Евгений Мартынов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров бар. Премия Татарстан Республикасы энергия саклау һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге комплекслы төбәк программасын эшләгән һәм гамәлгә ашырган өчен тапшырылды.
Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында. Рус теле көненә багышланган тантана узды.
Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Александровская һәм башкалар катнашты.
Бүген иртән Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 227 ел тулуга багышланды.