Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Индустриаль икътисади мәйданчыклар ТР эшкуарлык үсеше процессына теләктәшлек итәчәк
2009 елның 24 марты, сишәмбе
24 мартта ТР Министрлар Кабинетында булган эшлекле киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык өчен индустриаль икътисади мәйданчыклар булдыру, республика дәрәҗәсендә салым ташламалары тәкъдим итү мөмкинлекләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
Мондый мәйданчыклар булдыру идеясен ТР Кече һәм урта эшкуарлык буенча комитет тәкъдим иткән. Индустриаль икътисади мәйданчыклар заманча икътисади шартларда республикада эшкуарлык үстерү процессына теләктәшлек итәр, яңа производстволар ачарга һәм яңа эш урыннары белән тәэмин итәргә ярдәм итәр, дип ниятләнә. ТР Кече һәм урта эшкуарлык буенча комитет җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев киңәшмәдә чыгыш ясаганда мондый индустриаль мәйданчыклар эшче куллар һәм энергетика егәрлекләре кирәгеннән артык булган районнарда оештырылырга мөмкин, дип белдерде.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов компания-резидентларга республика дәрәҗәсендә салым ташламалары тәкъдим итү мөмкин икътисади мәйданчыклар ачу федераль законга каршы килергә тиеш түгел, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мондый индустриаль мәйданчыкларда үз производстволарын урнаштырачак кече һәм урта эшкуарлык субъектларына инфраструктураны тоташтыру буенча ташламалар ясау мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Аның сүзләренчә, ташламалар ясау мәсьәләсе юридик яктан җитди тикшерү, салым салу өлкәсе белгечләреннән консультация алуны таләп итә.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 24 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз