“Казан” аэропорты Универсиада кунакларын визасыз режимда кабул итәргә әзер

2009 елның 25 марты, чәршәмбе
“Казан” Халыкара аэропорты 2013 елгы Универсиада кунакларын һәм анда катнашучыларны җиңеләйтелгән виза режимы буенча кабул итәргә әзер.

Бу хакта бүген “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Казан - Аэропорт” чик буе контроль бүлеге башлыгы урынбасары Вадим Бурмистров белдерде. Искәртеп узабыз, элегрәк Россия Хөкүмәте вице–премьеры Александр Жуков 2013 елгы Универсиаданың барлык катнашучылары өчен җиңеләйтелгән виза режимы, шулай ук FISU башкарма комитетының барлык әгъзаларына теләсә кайсы вакытта Россиягә килү мөмкинлеге вәгъдә иткән иде. Моннан тыш, ул 2013 елгы Универсиада җанатарлары өчен визасыз режим гарантияләде.

“Җанатарлар өчен визасыз керүгә карата мондый тәҗрибә бездә кулланыла инде”, - диде Вадим Бурмистров. Аның ассызыклавынча, узган ел Мәскәүдә футбол буенча Чемпионнар лигасы финалы барышында турнирга Казан аша килүчеләр өчен гражданнарны визасыз үткәрүнең җиңеләйтелгән тәртибе кулланылган. “Бу тәҗрибә Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын үткәрү барышында да кулланылыр дип уйлыйм, – диде Вадим Бурмистров. – Узган ел әлеге тәҗрибә үзен аклады”.

Аның сүзләренә караганда, җиңеләйтелгән виза режимын кертү өчен РФ Хөкүмәтенең боерыгы яки РФ Президентының Указы кирәк. “Барлык дәүләтара мөнәсәбәтләр мондый мәсьәләләр ил җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителерлек итеп корылган, – дип ассызыклады Вадим Бурмистров. – Безнең очракта чик буе контроле органнары безгә нинди күрсәтмәләр килүгә карап эшләячәк”.

Вадим Бурмистров визасыз режимны кертү чик буе контроле органнары тарафыннан контрольнең кимүен аңлатмый, дип ышандырды. “Хәтта бу очракта да пассажирларга контрольлек итү системасы саклана”, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International