Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Р.Моратов социаль әһәмияткә ия тауарларның бәясен һәм сыйфатын контрольдә тотарга ниятли
2009 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы территориясендә тәкъдим ителгән сәүдә челтәр компанияләренең җирле тауар җитештерүчеләр белән үзара мөнәсәбәтенә бәйле мәсьәләләр хакында атна саен фикер алышыначак. 25 мартта ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Равил Моратов ТР Министрлар Кабинетында үткәргән киңәшмә нәтиҗәләре буенча әнә шундый карар кабул ителде.
Татарстанның ваклап сәүдә итү челтәрләрендә социаль әһәмияткә ия тауарларның сыйфаты һәм аларга бәяләр билгеләү мәсьәләләре киңәшмәнең төп темасы булды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов хәбәр иткәнчә, 2009 елның беренче ике аенда республикада ваклап сәүдә итү әйләнеше 59 миллиард сум тәшкил иткән, 2008 елның гыйнвар–февраль айлары белән чагыштырганда үсеш нибары 3 процент булган. Ваклап сәүдә итү өчен бу тискәре нәтиҗә, диде Олег Власов. Сәүдә компанияләре мәгълүматларына караганда, сатып алучыларның саны, сатуларның күләме кимү тенденциясе күзәтелгән. Республикада “Рамстор”, “Гроссмарт” сәүдә челтәрләре үз эшчәнлеген туктаткан.
Шуның белән бергә республикада бәяләрнең нигезсез рәвештә күтәрелүенә юл куймас өчен барысы да эшләнә. Бу аеруча “социаль әһәмияткә ия төркемгә” (сөт һәм сөт продуктлары, икмәк һәм икмәк–күмәч әйберләре, ярмаларның кайбер төрләре һәм башкалар) керүче тауарларга кагыла.
Республика тауар җитештерүчеләре һәм челтәр компанияләренең үзара мөнәсәбәтен җайга салу өчен җирле тауар җитештерүчеләр продукциясенең ваклап сату челтәренә ирекле үтеп керүен тәэмин итү буенча адымнар ясалган.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Татарстанның агросәнәгать комплексы халыкны төп тауарлар – икмәк һәм икмәк–күмәч әйберләре, сөт һәм сөт продуктлары, яшелчә, шикәр белән тулысынча тәэмин итә. Республика арыш һәм арыш–бодай икмәгенә бәяләр рейтингында Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында – 14, бодай оныннан пешерелгән икмәккә – 5, сөткә бәяләр рейтингында 4нче урынны били. Татарстанда минималь азык–төлек җыелмасының бәясе (2009 елның февралендә – 1795,8 сум) Россиядә иң түбәне.
Равил Моратов социаль әһәмияткә ия төркемгә керүче тауарларга бәя кую мәсьәләләрендә катгый позиция алырга чакырды. Аның фикеренчә, ваклап сәүдә итү компанияләре республика кулланучыларын “бәя–сыйфат” стандартларына җавап бирүче продукция белән тәэмин итәргә тиеш.
Моннан тыш, Равил Моратов тиешле ведомстволарга (кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, Кулланучыларның хокукларын яклау комитеты һәм башкалар) ваклап сәүдә итү челтәрләрендә продукциянең саклану шартларын, сыйфат сертификатлары булу–булмавын һәм башка шартларны контрольдә тотарга тәкъдим итте.
Равил Моратов тәкъдиме белән мондый киңәшмәләр атна саен үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 26 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз