Татарстаннның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиллегендә Франция илчесен кабул иттеләр

2009 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
25 март көнне Татарстан Республикасының РФдагы тулы вәкаләтле вәкиленең беренче урынбасары Михаил Столяров Франция Республикасының гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниастины кабул итте.

Глиниасти әфәнде Мәскәүдә күптән түгел генә: ул 2009 елның гыйнварында илче итеп билгеләнде һәм әлеге вазифада Станислас де Лабулны алыштырды.

Яңа илче – профессиональ дипломант, Франция Тышкы эшләр министрлыгы Үзәк аппаратында төрле вазифалар үтәгән, Иерусалимда генерал консул, Дакар, Банджул, Бразилиядә илче булган. Илче Татарстан вәкиллегенә визитны “танышу характерына ия, Франция белән күптәнге эшлекле һәм мәдәни элемтәдә торган республика турында күбрәк белү теләге алып килде”, - дип белдерде. Ул республикага язын рәсми визит ясарга ниятли.

Кунакларга Татарстан турында видеоролик тәкъдим иттеләр. Аннары төрле өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. М.Столяров илчегә республиканың социаль-икътисади, сәяси, мәдәни тормышы, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан дөньяви финанс кризис нәтиҗәләрен йомшарту буенча үткәрелә торган чаралар, Татарстан Республикасының зур сәнәгать, интеллектуаль, рухи потенциалы турында җентекләп сөйләде.

Фикер алышу вакытында шулай ук Казанда 2013 елда Универсиада үткәрү уңаеннан Франциянең эшлекле партнерлары инвестиция эшчәнлеген киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International