Узган ел “Татнефть” барлык бюджетларга 243 млрд. сумнан артык салым түләгән
2009 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Узган ел дәвамында “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан ятмалардан 25 млн. 766 мең тонна “кара алтын” чыгарылган. Шуның 366 мең тоннасы планнан тыш табылган. 11,7 млн. тонна углеводород чималы катламнарның нефть бирү сәләтен күтәрү чараларын куллану ярдәмендә алынган. Ул узган ел чыгарылган нефтьнең 45 проценттан артыграгын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматлар бүген “Татнефть” ААҖ Директорлар советының ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган чираттагы утырышында яңгырады. Анда компаниянең 2008 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган ел компани тарафыннан табылган иярчен газ күләме 762 млн. куб. метр тәшкил иткән. Ягъни, 2007 елга караганда 3,2 процентка күбрәк. Узган ел дәвамында компания тарафыннан 328 нефть чыгару скважинасы файдалануга тапшырылган, алар ярдәмендә 382 мең тонна нефть чыгарылган. Шулай ук 2008 елда “Татнефть” республикадан читтәге территорияләрдә 19 скважина бораулаган. Эксплуатация һәм разведка бораулау эшләренә 7 млрд. сумлык инвестицияләр салынган. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә “Татнефть” барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 243 млрд. сумнан артык салым һәм җыемнар түләгән. Бу, 2007 ел күрсәткеченнән, якынча 40 процентка артыграк.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йор т- Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.