Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда «Балага ярдәм ит» акциясе үткәрелде
2009 елның 30 марты, дүшәмбе
27 мартта «Казан» милли мәдәният үзәгендә хәйрия концерты һәм «Балага ярдәм ит» акциясе нәтиҗәләре буенча аукцион булды. Мэрия ярдәме белән, инициатив төркем һәм Казанның «Краски жизни» фонды (аның эшчәнлеге коммерциягә нигезләнмәгән) тарафыннан 5-27 март көннәрендә уздырылган әлеге акция Балалар республика клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегенә акчалата ярдәм күрсәтүне күздә тота.
Онкогематология бүлегендә исә ярты яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 67 бала берьюлы дәвалана. Хәзерге вакытта бүлекнең 2шәр кешелек 7 палатасын төзекләндерүгә, дәваланучылар өчен урын-җир әйберләре, раскладушкалар һәм матрацлар, кер киптерү җайланмалары һ.б. кирәк-яракларга ихтыҗ зур. Оештыручылар шулай ук авыру балаларның ата-анасына дарулар һәм эндопротезлар алуда ярдәм итәргә дә ниятли.
Акция уңаеннан шушы хастаханәдә дәвалау курсы узучы балалар да үзләреннән өлеш кертә: кайберләре рәсемнәр, аппликацияләр, уенчыклар ясап җибәргән, кайсылары – чигешләр. Шушы кул эшләнмәләре аукционда сатуга куелган. Казанлылар акчалата ярдәмне хастаханә бүлегенең исәп-хисап счетына күчерү юлы белән дә, үзләре китереп тә тапшыру җае таба, кайберләре төзелеш материаллары тәкъдим итә.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 28 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз