Рөстәм Миңнеханов: “Торак төзелеше – иң мөһим социаль бурыч”

2009 елның 30 марты, дүшәмбе
28 мартта Татарстанда Дәүләт торак фонды программасы буенча объектларның 39 процентында төзелеш эшләре башланмаган. Әлегә анда проектлау эшләре генә алып барыла. Шуңа да карамастан, инде апрель аенда ук төзелеш эшләрен тулы көченә җәелдерергә кирәк. Бүген ТР Хөкүмәте бинасында торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде.

“Төп бурыч – барлык объектларны төзелеш стадиясенә җиткерү. Бүгенге көндә кайбер муниципаль берәмлекләр әлеге мәсьәләгә бармак аша карый”, – дип ассызыклады ул. Торак төзелеше – иң мөһим социаль бурыч, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

“Беренче квартал йомгаклары буенча безнең реаль нәтиҗәләр бар, әмма шунысын танырга кирәк, беренче кварталда ирешелгән уңыш – узган ел яхшы эшләү нәтиҗәсе ул. Быел әлегә мактанырлык берни дә юк. Безне кайбер территорияләр борчуга сала. Йөкнең иң авыры Казанга төшә. Подрядчылар, торак фонды һәм Казан хакимиятенең көйле эшләве генә безгә бу бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – диде Премьер.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев билгеләп үткәнчә, министрлык 2009 елның беренче кварталында 520 мең квадрат метрга якын торак төзеләчәген фаразлый, бу еллык биремнең 26 процентын тәшкил итә.

Быелның калган 9 аенда еллык биремне үтәү өчен 1 миллион 480 мең квадрат метр торак төзеп файдалануга тапшырырга кирәк. Республикада әзерлек дәрәҗәсе югары булган торак йортлар буенча резерв бар: техник инвентарьлаштыру бюросы мәгълүматларына караганда, 1 миллион 226 мең квадрат метр күләмендә. Шуның 587 мең квадрат метры – күпфатирлы торак йортлар, 639 мең квадрат метры – шәхси төзелеш. Шул исәптән Казан шәһәре буенча резерв 723 мең квадрат метр тәшкил итә. Аның 453 мең квадрат метры – күпфатирлы торак йортлар, 270 мең квадрат метры – азкатлы шәхси төзелеш. Шул рәвешчә, булган резерв 2009 елгы торак программасын гамәлгә ашыру өчен җитәрлек түгел.

Рәүзил Хаҗиев 3 мартта узган Дәүләт торак фондының попечительләр советында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан Дәүләт торак фонды программасы буенча 800 мең квадрат метр күләмендә (Казанда – 300 мең квадрат метр) торак төзеп файдалануга тапшыруны тәэмин итү бурычын куюын искәртте. Дәүләт торак фонды программасының 2009 елга инвестиция чыгымнары нигезендә, 11952 фатирлы 800 мең квадрат метр торак (шул исәптән Казанда 4885 фатирлы 313,4 мең квадрат метр торак) төзү күздә тотыла.

“Барлык объектлар да тикшерелде. Казанның Авиатөзелеш районында, Икенче Азин урамында кайбер кыенлыклар бар. Конкурс буенча сайлап алынган заказчылар (алар, нигездә, Дәүләт торак фонды белән эшләүче шәхси структуралар) сыйфатлы торак йортлар төзү буенча һәрвакытта да үз эшләрен җиренә җиткереп үтәми”, – дип хәбәр итте Рәүзил Хаҗиев.

Ул Казанда төзелүче эре панельле йортларның сыйфаты түбән булуын билгеләп үтте. “Бу кимчелекләрне төзелеш барышында ук ачыкларга кирәк, чөнки торакны файдалануга тапшыру процессында моны эшләве кыен. Икенче Азин урамында геология һәм инженер челтәрләре үткәрүгә бәйле кыенлыклар бар. 1 апрельдән республикада зур йөк машиналары өчен юлларның ябылачагы турында карар кабул ителде инде. Муниципаль берәмлекләргә апрельдә төзелеш эшләре тукталып калмасын өчен төзелеш материаллары китерү мәсьәләсен вакытында хәл итәргә кирәк”, – дип ассызыклады ул.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе мәгълүматларына караганда, Дәүләт торак фонды программасына керүче 720 мең квадрат метр мәйданны биләгән (гомуми күләмнең 90 проценты) 99 объектның 539 мең квадрат метр мәйдандагы 81 объектында төзелеш эшләре башланган инде.

Попечительләр советының 3 мартта кабул ителгән карары нигезендә, Дәүләт торак фондына 2009 елның 1 маена кадәр 2009–2011 елларга исәпләнгән социаль ипотека буенча өч еллык торак төзелеше программасын (2009 елда – 800 мең квадрат метр, 2010 һәм 2011 елларда – берәр миллион квадрат метр) әзерләргә кирәк.

“Быел Дәүләт торак фонды программасын гамәлгә ашыруны финанс ягыннан тәэмин итү мәсьәләсе бик кискен тора. Шунлыктан өстәмә акчалар җәлеп итү мөмкинлеге беренче планга чыга. Дәүләт торак фонды тарафыннан Пенсия фонды бүлеге, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә тиешле эш башланды инде. Башкарма комитетлар икенче балалары туган гаиләләр (ана капиталы), Бөек Ватан сугышы ветераннары, “Торак” федераль максатчтан программасында катнашучылар белән исемлекләр һәм килешүләр төзүдә ярдәм күрсәтергә тиеш. Дәүләт торак фонды, үз чиратында, әлеге акчаларны җәлеп итү механизмын расларга бурычлы”, – дип ассызыклады ТР төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International