Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Ауропа көне уза
2009 елның 30 марты, дүшәмбе
28 мартта Казанда Ауропа көне уза. Әлеге бәйрәмнең максаты – казанлыларга заманча Ауропа мәдәнияте һәм ауропалыларның тормышы турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү. Татарстанда ул әле беренче мәртәбә үткәрелә: моңа кадәр Ауропа көне Мәскәү һәм Санкт–Петербургта гына узды.
Бәйрәм иртән “Корстон”да тантаналы төстә ачылды. Анда ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы Халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе – ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов һәм Ауропа комиссиясенең Россиядәге Вәкиллеге башлыгы Марк Франко катнашты.
Зилә Вәлиева Ауропа дәүләтләре белән хезмәттәшлек итү һәрвакытта да Татарстан җитәкчелегенең игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте һәм Ауропа көне биредә тәүге мәртәбә генә үткәрелсә дә, Казанның әлеге вакыйгага инде күптәннән әзерләнүен ассызыклады. Күп гасырлык мәдәни алмашу – шуның ачык мисалы. Тагын шунысы мөһим, Казан ике дөнья – Көнчыгыш һәм Көнбатышның очрашу урыны да. ТР мәдәният министры фикеренчә, диалогны алга таба дәвам итү ике якны да рухи яктан баетырга һәм якынайтырга сәләтле.
Аның белән Марк Франко да килеште. “Безнең өчен Россия – бик тә мөһим партнер, һәм безнең бергә эшләмичә мөмкинлегебез юк”, – диде ул. Казанны, үз чиратында, төрле халыклар һәм мәдәниятләрнең тыныч яшәве дә Ауропага якынайта.
“Корстон”да бәйрәм тантаналы төстә ачылганнан соң, “Гаммәви мәгълүмат чараларында тел күптөрлелеге” дигән темага дискуссия оештырылды, ул Россия һәм Ауропаның танылган экспертларын һәм журналистларын берләштерде.
Бәйрәмнең программасы гаять бай. Аның кысаларында “Мир” кинотеатрында Ауропадагы 12 илнең режиссерлары төшергән фильмнар күрсәтеләчәк. Чараны Казан дәүләт университетында “Синең тәүге чит тел дәресең” дип исемләнгән Ауропа Берлеге халыклары телләре форумы дәвам итәчәк. Аның барышында Ауропа илләренең тел галимнәре һәм Татарстан югары уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәре 10 чит тел буенча дәресләр бирәчәк.
Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Татарстан Республикасының яшь башкаручылары – Ауропа Халыкара конкурслары лауреатларының концерты була. “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында “Париж – Берлин” дип исемләнгән фотокүргәзмә ачыла. Анда мода, портерт һәм документаль фотография өлкәсендә эшләүче 11 рәссамның эше тәкъдим ителәчәк. Шунда ук Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее фондларында сакланучы гравюра һәм офортлардан торган “Германия һәм Франция шәһәрләре” дигән күргәзмә ачыла.
“Ауропа көне” “Арена” дискоклубында төгәлләнәчәк. Анда Швеция ди–джее Dana Bergquist чыгыш ясый. Моннан тыш, 29 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Зөмәрә Халитованың музыкант һәм композитор Альберт Леман турындагы китабы тәкъдир ителәчәк.
Казанда “Ауропа көне”н Ауропа Комиссиясенең Россиядәге вәкиллеге һәм Ауропа Берлегендә әгъза булып торучы илләрнең илчелекләре, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты, Казан мэриясе, ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм Казан дәүләт университеты оештыра.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 28 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз