Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Казанда Ауропа көнен үткәрү традициягә әверелергә мөмкин
2009 елның 30 марты, дүшәмбе
28 мартта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Ауропа көнен ел саен үткәрү тәкъдиме белән чыкты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа Комиссиясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Марк Франко белән очрашуда шундый фикер белдерде. Очрашу Казанда Ауропа көне чаралары кысаларында узды.
Фәрит Мөхәммәтшин Ауропа бәйрәмен Татарстан башкаласында үткәрергә тәкъдим иткәннәре өчен республика кунакларына рәхмәт белдерде. “Казанда Ауропа көне кысаларында узучы чаралар җәмгыятьнең икътисади, мәдәни, спорт тормышына, Ауропа илләре белән дус–тату яшәүгә этәргеч бирде”, – диде Татарстан парламенты башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Казанда Ауропа көнен үткәрү республиканың Ауропа илләре белән хезмәттәшлеген алга таба тирәнәйтүдә бәйләнеш ноктасы һәм перспективасы булуын тагын бер кат раслый. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Казанда Ауропа көнен үткәрүне традициягә әверелдерергә тәкъдим итте. “Бу бик яхшы булыр иде”, – диде ул.
Үз чиратында, Марк Франко очрашу тәмамлангач үткәрелгән матбугат конференциясендә белдергәнчә, Ауропа Комиссиясенең Россиядәге вәкиллеге киләсе елда да Казанда Ауропа көнен үткәрергә ниятли. “Әгәр безнең партнерлар моны кирәк дип тапса һәм хәзерге энтузиазмны сакласа, Казанда Ауропа көне чаралары уңышлы узса, без бу көннәрне киләсе елда да уздырачакбыз”, – диде ул.
“Казанда Ауропа көнен беренче тапкыр үткәрүнең зур кызыксыну уятуын исәпкә алып, без Ауропа Комиссиясенең Россиядәге вәкиллеге моңа каршы килмәс дип өметләнәбез һәм Казанда Ауропа көнен уздыру традициягә әверелеп китәр дип уйлыйбыз”, – диде ТР Премьер–министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева.
Искәртеп узабыз, бүген Казанда беренче тапкыр Ауропа көне уза. Әлеге бәйрәмнең максаты – казанлыларга заманча Ауропа мәдәнияте һәм ауропалыларның тормышы турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүмат бирү. Моңа кадәр Ауропа көне Мәскәү, Санкт–Петербург һәм Архангельскида узды.
Казанда Ауропа көне кысаларында “Гаммәви мәгълүмат чараларында тел күптөрлелеге” дигән дискуссия, Ауропа Берлеге халыклары телләре форумы, “Париж – Берлин” күргәзмәсе һәм башка чаралар оештырылды. “Ауропа көне” “Арена” дискоклубында Швеция ди–джее Dana Bergquist чыгышы белән төгәлләнәчәк.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 28 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз