Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Фәрит Мөхәммәтшин: “Депутатларның җаваплылык тоеп эшләвен телим”
2009 елның 30 марты, дүшәмбе
“Бу документ сезнең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты икәнлегегезне раслый. Депутат таныклыгын кадерләп саклагыз. Ул бөтен чараларда диярлек катнашырга мөмкинлек бирә. Бу документ сезгә республика халкының күпчелеге тарафыннан аларның мәнфәгатьләрен теләсә кайсы аудиториядә, ТР Дәүләт Советында һәм РФ Дәүләт Думасында чагылдыру вәкаләтен бирә”, - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутат таныклыкларын тапшыру вакытында. Бүген депутат таныклыклары парламентта даими эшләүче һәм Казанда яшәүче 50 депутатка бирелде. Депутат значоклары элегрәк тапшырылган иде.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, депутат значогын тагып йөрергә оялмаска кирәк. Бигрәк тә ниндидер проблемалар алдында калган халык янында. Спикер фикеренчә, аны ТР Дәүләт Советы бинасына килеп җиткәч тагып, сессиядән соң салып кую килешеп бетми. “Мин сездән үтенеп сорыйм: тәвәккәллек һәм үз исемегезгә карата ихтирам күрсәтегез. Берәүне дә депутат булырга мәҗбүр итмәдек. Бөтенесенең депутат булып сайланасы килде. Әзерлекле күп кешеләр нәүмиз булып калды. Ахырдан үзебезгә уңайсыз булмасын өчен, бу мәсьәләдә сезнең белән баштан ук килешеп куйыйк, - диде парламент рәисе. - Барыгызның да җаваплылык тоеп эшләвегезне телим. Депутат һәрвакыт депутат булып калырга тиеш”.
МА "Татар-информ"
, 2009 елның 28 марты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз